30 июньдә Коми өлкәсендә бер хатынның батырлыгы аркасында фаҗига булмый кала.
Автобус пассажирларны утыртып Корткерос шәһәреннән Сыктывкарга таба чыгып китә. Бу гадәти районара рейс була. Ләкин автобус йөртүченең кинәт кенә хәле китә, ул руль артында ук вафат була, ә автобус хәрәкәтне дәвам итә. Шулай итеп машина идарәсез кала.
Пассажирлар арасында Анна Чистякова да була, ул югалып калмый, шәфкать туташы булып эшләве дә, машина йөртү күнекмәләре дә нәкъ менә шушы мизгелдә ярдәм итә.
Анна машина йөртүче урындыгы янына йөгереп килә, рульгә ябыша. Ул автобусның рулен борып, туктатмакчы була.
«Безнең каршыга зур Камазлар килә, машина йөртүчеләр кычкыртып китә. Без каршы як полосадан барабыз, тагын ике секунд вакыт калгандыр. Мин рульне борып, үзебезнең полосага чыга алдым. Аннары автобус тагын 20 метр чамасы барды әле», — дип сөйли Анна.
Шуннан соң Анна машина ачкычын тартып ала. Шоферның бер аягы тормозда була. Бәхеткә, икенче аягы газда булмаган. Анна ишек ача торган төймәгә баса, кешеләр салоннан сикереп чыга башлый, алар автобус туктаганны көтеп тормый.
Аннага башка пассажирлар да ярдәм итә башлый. Алар йөртүчене асфальтка алып чыгып сала, ашыгыч ярдәм чакыралар. Табиблар 40 минут чамасы аңа ярдәм итәргә тырышып карый, тик булдыра алмыйлар…
Резеда Галикәева
Фото: Кызыл Таң
Чыганак: Кызыл Таң