Россиядә коронавирус эпидемиясе 2020 ел ахырына кадәр тәмамланмаячак. Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча киңәшчесе Виктор Малеев биргән интервьюсында әнә шундый срок дип атады.
«Кешеләр самолетларда оча, глобальләшү, шуңа күрә яңа елга кадәр берни дә бетмәячәк, ә бәлки сезонлы кабынулар булыр», — диде ул һәм хәзер инде Израильдә һәм Испаниядә көнгә 200-400 яңа зарарлану очрагы теркәлә, дип ачыклык кертте.
Ул ассызыклаганча, Россиядә авыруларның беренче дулкыны әле тәмамланмаган, ә алда көз һәм салкынаю.
Чыганак: Лента.ру