Коронавирус белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә пенсия стажын аерым исәпләячәкләр, дип белдерде премьер-министр Михаил Мишустин.
«Авыруларга ярдәм итүнең бер көне ике эш көне буларак исәпләнәчәк», — диде ул коронавируска каршы көрәш буенча хөкүмәт каршындагы Координацион совет утырышында.
Бу норма 1 гыйнвардан сентябрь ахырына кадәр гамәлдә булачак, дип өстәде Мишустин һәм тиешле карарны имзалавын билгеләп үтте.
Карар Президент кушуы буенча кабул ителде, дип белдерде хөкүмәт башлыгы.
Чыганак: РИА-Новости