Җырчы Алсу: «Алар дөньяга явызлык, көнләшү һәм нәфрәт китерүче кешеләр»

-- Лейла

Җырчы Алсу үзенең Instagramда социаль челтәрләрдә тәнкыйть белән чыгыш ясаучы кешеләр адресына  белдерү ясады.

Башкаручы хейтерларны «дөньяга явызлык, көнләшү һәм нәфрәт китерүче кешеләр»  дип атады. Ул кайбер социаль челтәрләрдән файдаланучылар, бөтенләй таныш булмаган кешене кимсетеп, ләззәт ала, дип саный.

Алсу сүзләренә караганда, «ачулану — агуны үзеңә кабул итү   һәм башка кешенең үлүен көтү». Шулай ук җырчы иҗат сөючеләрне бу сүзләр өстендә уйларга чакырган.

«Без башка кешеләрнең тормышка җибәргән барысы да үзебезгә әйләнеп кайта», — дип тәмамлаган ул, язылучыларына  игелек, мәхәббәт һәм җылылык теләгән.

Бәйле