Җырчы Рөстәм Асаев: “Кичерә белергә кирәк”

Әле яңа гына кияүле булган җырчы Рөстәм Асаев белән тормыш кагыйдәләре хакында сөйләштек Ул табигать тарафыннан тудырылган җырчы. Аның төс-кыяфәте дә сәхнә өчен коеп куйган. Тавышын әйтәсе дә юк.

Рөстәм Асаев концертта чыгыш ясый башласа, каз тәннәре чыга. Һәр сүз баш мие һәм йөрәк аша үтә. Кемне-кемне, әмма аны бер җырчы белән дә бутап булмый.

– Күптән түгел кызыгызны кияүгә бирдегез. Әти кеше буларак, авыр булдымы?

– Бу көтелә торган әйбер иде. Әле бүген түгел, иртәгә дә түгел кебек тоела. Кыз яшь әле, киләчәктә булыр, дип уйлыйсың. Кинәт кенә килеп җитә торган мизгел икән. Әти буларак, кыз бала вакытында урнашырга тиеш, дип саныйм. Әлбәттә инде үз тиңен тапкан очракта. Булачак кияүне күргәч тә, аның тормышка карашы, үз-үзен тотышына игътибар иттем. Дус булып йөргәндә дә алар бер-берсен тулыландырып тора иде. Тормышка карашлары, уйлары бер. Кызымның шундый шәп егеткә кияүгә чыгуына сөенәм. Шәп дип әйтәм, бүгенгә әле шулай, киләчәктә ни буласын Ходай күрсәтер. Җиң сызганып, тормыш юлына басканнарына бик шатмын. Җәмгыятькә файдалы, кирәкле кешеләр булып яшәсеннәр иде.

– Гөлназ бит әле бик яшь…

– Яшь дип, 22 яшь кыз бала өчен кияүгә чыга торган вакыт дип уйлыйм. Аннан сайлана башлыйлар: монысының борыны, тегесенең колагы ошамый башлый. Әгәр дә үз кешесен тапкан икән, нигә сузарга? Тормыш бик кыска, үтә дә китә. Шуңа да бу очракта кызым өчен шатмын.

– Үзегезнең язмышны кабатлар дип курыкмадыгызмы?

– Безнең язмыш икенчерәк. Заманы да икенчерәк иде. Бер кеше язмышын икенче кеше кабатлый алмый. Ул чакта миңа 19-20 яшь, студент идем бит.

– Андый егетләр белән йөрмә, мондыйларын сайла дип киңәш бирә идегезме?

– Кызым беркайчан да байлыкка, бай егетләр белән йөрергә кызыкмады. Моның белән горурланам. Шул ягы белән үземә охшаган ул. Үзе эшләп таба, үзе тырышып эшли. Тормышка тизрәк яраклашып, үзләре тормыш итә башлау яхшырак.

– Гөлназда ул үҗәтлек, тырышлык кемнән килгән?

– Әнисеннән дә, миннән дә килгәндер инде. Үзем 12 яшьтән колхозда комбайнда эшли башладым. Мине куып кайтаралар иде, чөнки 14 яшьтән генә эшләргә ярый бит. Мин барыбер басуга барып, эшли идем. Әнисе дә бәләкәйдән эшләп үскән.

– Гөлназ ике әти белән үстем дип, икегез белән дә горурлана (Гөлназның әнисе Лилия ханым Рөстәм әфәнде белән аерылышканнан соң Фәдис Ганиевка кияүгә чыга). Балада ике гаиләгә дә карата шундый хөрмәт уятуга ничек ирештегез?

– Кызым тумыштан шулай дип әйтеп булмый. Бу аның тәрбиясеннән тора. Гөлназга биш-алты яшь вакытта аерылышырга туры килде. Аңа бик авыр булды. Үземнең дә үзәкләр өзелгән чаклар була иде. Иң мөһиме – кеше булып калырга кирәк. Талашып, ызгышып кына булмый. Булды инде алары да. Таш атсалар да, аш ат, дигән мәкаль бар бит. Шулай эшләргә тырыштым. Кызыма килгәндә, аннан бервакытта да читләшмәдем. Чәчләрен үреп, мәктәпләргә алып бара идем. Аерылдык та, оныттым түгел. Каникул саен ул минем әти-әни янына кайтты. Аралашып, кулдан килгәнчә ярдәм итеп, бергә үстердек. Фәдисне дә бервакытта да ул шундый-мондый димәдем. Алар да миңа карата ул әтиең, аны хөрмәт итәргә кирәк, дип үстерде.

– Әти кеше буларак, балаларыгызга бирә торган киңәшләр, тормыш кагыйдәләре бармы?

– Беренчедән алдашмагыз дип өйрәтәм. Урлашмагыз, тырыш булыгыз, дим. Иң яратмаган әйбер – алдашу. Фальшны бик тиз сизәм.

– Гөлназдан соң икенче никахтан туган улыгыз Мөслим һәм Әминә үсә. Кыз бала белән ир бала тәрбияләү арасында аерма бармы?

– Әллә ни аерма юк. Мөслимне физик яктан ныграк тотам. Гитарада уйнарга өйрәнә. Ялкауланса, аны режимда тотарга тырышам. Геннарны беркая итеп булмый. Үзем кечкенәдән гитарада уйнарга хыялландым. Әмма булмады, гармунда уйнарга өйрәндем. Үземнең чынга ашмаган хыялымны улымда чынга ашырам дияргә дә була. Әминәгә килсәк, аңардагы тавыш! Опера җырчысы булыр ул! Тавышы көчле. Табигатьтән бирелгән материалны файдалансаң гына үсеш була бит. Үсә төшкәч үзе нәрсә хәл итәр.

– Тормыш иптәшегез Айгөлгә шуның кадәр сәләтле кешеләр арасында яшәү авырмы икән?

– Тормыш иптәшемә мин бик рәхмәтле. Ул барысын да бик нык аңлый. Гөлназны да бик яратты. Айгөлне Гөлназ үзе сайлап алды. Без әле Айгөл белән очрашып кына йөргәндә, Гөлназ: “Әти өйлән инде”, – дип, “добро” бирде. Айгөл белән алар бик дуслар.

– Арагызда көнләшү бармы?

– Бөтенләй көнләшми дигән сүз дөрес булмас. Алдау булыр иде. Бу сәламәт көнләшү. Үзеңне тонуста тотар өчен. Ә авыру көнләшү арабызда юк. Ул кемгә кияүгә чыкканын алдан ук белде. Мин гел кеше арасында, янда кызлар да була, яшьләр дә, картлар да дигәндәй… Минем яктан да көнләшү чама белән генә. Үз-үзенә ышанмаган кешеләр генә көнләшәдер ул. Көнләшү – ул чир. Аңардан башка да дөнья проблемалары җитәрлек. Үзеңнең, тормыш иптәшеңнең нерваларын бетерү нәрсәгә кирәк?

– Ә нәрсә нервагызны кузгатырга мөмкин?

– Нахак сүз. Дөрес булмаган әйбергә, нахак сүзгә бик ачу килә. Тыйнак булсам да, мин бик кызу канлы. Шундый начар ягым бар. Дөреслекне яратам. Эштә дә булгалый. Аннан үзем үкенәм. Әмма гафу да үтенә беләм. Кеше белән талашып, үпкәләшеп озак йөрү ярамый. Гафу үтенә, кичерә белергә кирәк.

– Гайбәтләрне, нахак сүзләрне еш ишетәсезме?

– Бөтен сөйләгәннәре шул кызым, балалар турында инде. Кызың тегеңә кияүгә чыккан икән. Тегеләй иткән икән, болай иткән икән… Хәзер инде бәлки андый сүзләр дә бетәр. Халык хәзер бик усал. Аның социаль ягы, акчасы булмау, әйберләрнең кыйммәт булуы кешеләргә бик нык тәэсир итә. Психологик яктан кеше берсен-берсе күрә алмый башлый. Бөтен нәрсә хәзер акчага гына корылган. Ә алай гына булмый бит. Акча булган җирдә – начарлык, пычраклык. Акчасыз да яшәп булмый. Әмма күп акча – ул инде чир. Аз акчалы кеше ничек тә җиткерергә тырыша. Ә күп акчасы булганның гел җитми. Җырчы, музыкант, гомумән, иҗат кешесе акча турында уйларга тиеш түгел. Ул иҗат итәргә тиеш. Ә матди якны дәүләт кайгыртырга тиеш.

– Башкортстанда формалашкан артист булганнан соң Татарстанга күченгәнсез. Казанны яулау авыр булмадымы?

– Беренче килгәч тә, Казанга гашыйк булдым. Юк, авыр булмады. Мин һәрвакыт әйтәм: Татарстан – әтием, Башкортстан – әнием. Мин ике республиканың уртак баласы. Бездән киттең, безне ташладың дигән сүзләр дөрес түгел. Мин бит чит илгә күченеп китмәдем. Ике республикама, үз халкыма хезмәт итүем белән бәхетле. Башкортстанга да еш кайтып йөрим.

– Чит илгә күчү мөмкинлегегез булса, китәр идегезме?

  • Анда берничә көнгә барып килергә генә була. Казанга кайтып төшәсең – рәхәт! Минем Казан белән Мәскәү арасында сайлау булды. Мәскәүгә китсәм, чит илгә дә чыга ала идем. Әмма хәзер вакыты узган инде. Үз илемдә яшим, халкыма хезмәт итәм.

– Башкортстанда таланлы артистларның күп булуын нәрсә белән аңлатыр идегез?

– Татарстан халкы күбрәк сәүдә, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән. Башкортстанда исә таулар, урманнар… Анда нишлисең? Җырлыйсың, әлбәттә. Башкортстан халкы, миңа калса, табигать белән ныграк элемтәдә. Сәбәбе шул гына.

– Татарстан артистлары Башкортстанны гастрольләр белән аркылыга-буйга йөри. Ә күрше республика җырчылары Казанга чыгыш ясарга еш килми, гәрчә безнең тамашачы башкорт артистларын бик яратса да. Сәбәбе нидә икән? Куркалармы әллә?

  • Без Башкортстан татары булсак та – татар. Ә башкортларның менталитет икенчерәк. Алар чын башкорт халык җырларын җиренә җиткереп җырлый. Килүчеләр бик аз шул. Казанда башкортларны бик яраталар. Бу турыда уйлаганым да булмады. Бәлки башкортлар татарлар кабул итмәс дип уйлыйдыр. Аларда фольклор бик көчле. Башкортны башка милләт белән бутап булмый. Ә хәзерге татар җырларын русчага тәрҗемә итсәң – русчага, чит телгә тәрҗемә итсәң, чит телгә әйләнә. Фольклор исә кешене бер вакытта да кешене битараф калдырмый.

Лилия ЛОКМАНОВА

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле