Җырчы Гөлназ Сираева: “Авыл – ул минем өчен һәрвакыт акча тәлап итә торган әйбер”

//Татар Тудей// Татар Бүген//

17 июль җырчы Гөлназ Сираева Инстаграмында пост урнаштыра. Ул анда үзенең авылга мөнәсәбәте турында яза. 

“Бер танышым яза: “Инстаграмнан карап торышка, син, Гөлназ, авылга кайтып әзер помидор-кыярларны ашап, мунчалар кереп, машинаңны тәм-томнар белән тутырып китәсең шикелле”. Чыннан да, читтән карап торганда шулай кебектер. Ләкин чын-дөресе бераз башкачарак… – дип башлап җибәрә сүзен җырчы.⠀

Хәзер әти яши торган өй, әни үлгәннән соң күчкәндә, ясалып бетмәгән өй иде (газ кермәгән, су кермәгән-чыкмаган, өйнең идән-түшәме юк… ул теплица-мунча турында әйтеп торасы да юк инде).

Минем әти 14 ел пенсионер, шуннан чамалагыз инде, пенсия акчасына бу әйберләрне эшләп буламы….? Авыл – ул минем өчен һәрвакыт акча тәлап итә торган әйбер…

Минем моннан алып киткән әйберләр ул 5 кг помидор, 10 кг алма.  Чаллыда яшәгәндә, көн аралаш яшелчәләргә су сибәргә кайта идем, аннары көлә идем, алтын бәясенә төшә бу кыяр-помидор диеп.  Казаннан алай еш кайтып булмый.

Әти өчен эшләрне эшли алу – ул минем өчен зур бәхет. Авылга озаграк кайтмый торсам, җаным кыйнала, үз-үземне ашый башлыйм. Әти исән чакта һичшиксез шулай кайтып йөриячәкмен, ләкин “авыл ашатканга” күрә тугел…
Мал тотмыйбыз, хәзер инде бер 4-5 ел бәрәңге дә утыртмыйбыз” – дип тәмамлый сүзен Гөлназ.

 

 

Чыганак: Гөлназ Сираеваның Инстаграмы

 

Бәйле