Россия аләмен чүп чиләгенә атучыны нинди җәза көтә

-- Лейла

Санкт-Петербургта яшәүче берәүне РФ әләмен мәсхәрәләүдә гаеплиләр, бу хәл Дәүләт флагы көнендә булган. 

Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренә караганда, бер көн элек полициягә Тамбов урамы, 75 адресы буенча билгесез кеше чүп чиләгенә РФ Дәүләт флагын ташлавы турында хәбәр килгән. Берничә минуттан соң күрше йорт янында 35 яшьлек ирне тоткарлыйлар.

Хулиганга карата РФ Җинаять кодексының 329 маддәсе («герб яки РФ әләмен мәсхәрәләү») буенча җинаять эше кузгатылган.  Шикләнелүчегә «подписка  о невыезде» рәвешендә кисәтү чарасы сайланган

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле