«Телефон аша кызын тыңлап торган ана бу сүзләрдән чүт авыр китмәде…» [дәвамы]

-- Лейла

Ә бу әбине, әйтерсең дә җилдә тотып каклаганнар, айлар буе ашатмый- эчерми торганнар. Хәер, белеп тә булмый инде, телевизорга ышаныч та бетте. Гел ялган күрсәтеп яталар.

Зәлия күрге караватта сызланып яткан әбине кызганып, борып яткырыйм, бер якта ятып сөякләрегез сызлыйдыр, дип, бормакчы булып юрганын күтәргән иде, чак артына аумады. Авыру әбинең арка тиресе суелып бетеп, үлекләп чери башлаган иде.

-Әстәгефирулла, кызлар карагыз әле! Мескен әбинең аркасы череп беткән бит.

Башкалар да аптырап, тел шартлатып карап торганнан соң посттагы дежур туташтан әбинең аркасына сөртергә мазь сорадылар.

-Ташландык әби ул. Аны каяндыр чүплектәнме, подвалданмы табып шалтыратканнар. Аякка баса алмас инде ул. Беткән бит бигрәк.

Шәфкать туташының бу сузләреннән соң һәрберсе эчтән генә аны кызганды да, җирәнде дә. Бигрәк тә теге очлы борын, мине башка палатага күчерегез. Минем кырык ел стажым бар! Бомжлар белән бер палатада ятмыйм, дип чәпчеде. Шәфкать туташы, сезне инде әллә кайчан чыгарасы иде. Сез бит ай саен киләсез дә ятасыз, квартирагызга түләмәс һәм монда бушка ашау өчен дигәч, авызын япты тагын.

Больница айлар еллар буена үз режимы белән эшләвен дәвам итә, берәүләр терелеп, шатланып өенә кайтып китә, кайберләре шушыннан ук мәңгелек йортка күчә.

-И Аллакаем, мондый хәлләргә калырга язмасын. Бу әбинең дә кайда да булса туганнары бардыр, булмыйча калмас. Туган җире кайда икән? Сөйләшерлек хәле булса бик сөйләшер идем дә, рәте юк шул әбекәйнең.

Зәлия юк эшен бар итеп, әбинең мендәрен рәтләп куйды, шәфкать туташы кереп аркаларын майлап куйгач, әбинең сызлануы бераз басыла төшкән кебек булды, ахры.

Карап торышка бик карт кебек күренсә дә, әби дигәнебез артык карт түгел ахрысы,- Зәлия читтән генә әбине күзәтпп, үз уйларына чумды.

Төштә күке кычкырганны күрсәң, ни дип юрарга була икән. Теге әбигә сөйләдең ни сөйләмәдең ни! Менә бусы дөнья авырлыкларын күп күргән, ул белер иде ничек юрарга. Төшендә Зәлия авыл урманында йөрде. Авылга терәлеп диярлек урман үсә. Урман димәсәң, хәтере калыр, куе әрәмәлек инде. Бала- чага иртә яздан караңгы көзгәчә шул урманны аркылыга- буйга йөреп булыр- булмас җиләген, шомыртын, чикләвеген ямь- яшел көе сыдырып ашап та бетерә иде. Ашар әйбер калмаса да, урман һәрчак үзенә тартып тора бит ул. Әйтерсең, аның ниндидер сихри көче бар. Олылар печәнен, кышка җиткелекле утынын да шуннан алып кайталар иде. Бервакытны кайсыдыр авыл агае үзенең ун- унике яшьлек кызын ияртеп утын кисәргә киткән. Әтисе кызына шушында, киемнәр, ашамлыклар янында гына тор дисә дә, бала кешесе тик торамы инде, су алып килим әле дип, кызчык ешлыкка кереп киткән. Күпме генә дәшсә, чакырса да , кыз әтисенә җавап кайтармаган. Шул агайны үртәгәндәй, урманда кәккүк кенә еллар санаган. Кайсы якка йөгерсәм дә, кызым, дип кычкырсам да, кәккүк, мине үртәгәндәй баш очымда очты да очты, табалмадым кызымны дип, күз яшьләре белән елап, авылына кайткан. Авыл халкы, бердәм булып, урмандагы һәр куак төбен, сулы һәм сусыз чокырларны айкап чыкса да, кыз табылмый. Авылдан егерме- утыз чакрым ераклыктагы авыллардан да эзләп карыйлар, файдасы гына булмый. Урман иясе, албасты гына алган инде баланы дип сөйлиләр ул чакны. Кем белә инде, ә бала- чаганы урманга барсагыз, сезне дә урлап китәрләр дип куркыталар. Ата- анасы ничекләр кичергәндер бу олы хәсрәтне, Зәлиягә бусы билгесез. Әмма шуннан соң кәккүк тавышын ишетүгә сискәнеп куя торган булды ул. Матур инде аның тавышы, югыйсә.


Бала чагында ишеткән әллә чын, әллә уйдырма бу хикәят нишләп бүген төшкә керде икән? Үземнең бик бәләкәй чагымны бөтенләй хәтерләмим бит мин. Биш- алты яшьтән соң булганнары бары да хәтердә. Ә өч- дүрт яшем әллә булмаган инде минем. Әй, нәрсә баш катырып утырам соң әле. — Зәлия тумбочкасыннан телефонын алып, әнисенә шалтыратты.- Исәнме, саумы әни! Ни хәлләрең бар? Әти авырмыймы?

Көн саен автомат рәвештә кабатлана торган гадәти сораулар, гадәти җаваплар. Шулай да үз якыннарыңның, әлүү дигәнен ишеткәч, йөрәк җылынып китә инде.

Әнисенең авыл хәлләрен энәсеннән җебенә чаклы түкми- сәяси сөйләп биргәнен тыныч кына тыңлап торганнан соң, үзен иртәдән бирле борчылган төшенә чират җитте.

-Әни, мин бүген гаҗәеп бер төш күрдем. Хәтерлисеңме, кечкенә чакта урман иясе бер кызны урлаган дип куркыта идегез, урманга бармаска куша идегез. Мин бүген шул урманда йөрдем. Мин төшемдә әллә шул кыз булдым инде, аңламадым. Күке кычкырганны ап- ачык ишеттем. Әни, нәрсәгә юрарга була бу сәер төшне?

Казан больницасыннан йөзләгән чакрым ераклыкта телефон аша кызын тыңлап торган ана бу сүзләрдән чүт авыр китмәде.

Күрше караватта ятучы әби дә күзләрен ачып, көч- хәл белән башын борып Зәлиягә карады.

Чыганак: Авыл хатыны группасыннан

Бәйле