// Татар Тудей // Татар Бүген //
1 сентябрь Азат Абитов беренче тапкыр операция өстәленә ята. Сәбәбе: 2010 елны тезенең связкалары өзелә, ләкин ул операцияны 2020 нче елга кадәр кичектереп килә. Операция катлаулы, ләкин уңышлы уза.
» Кемнәр минем иҗатны күзәтеп бара, алар белә: мин үлеп футбол яратам һәм бу мәхәббәт нәтиҗәсез калмады: 2010 нчы елда мин теземнең связкаларын өздердем. Операция күптән планлаштырылган, ул күптән кирәк иде, әмма төрле сәбәбләр аркасында, 10 елдан соң гына ясаттым.
Моңа мин бик шат (шуңа фотода бәхетле күренәмдер) Операция әйбәт үтте, диделәр, ләкин «Без уйлаганнан әз генә авыррак килеп чыкты», диде табиб.
Минем связкаларны алыштырдылар һәм мениск удалить иттеләр. Икенче аякка да шундый операция кирәк, ансы 2017нче елда өзелде! Так что, әле 7 ел түзеп була.
Шуның өчен үзегезне, аяк-кулларыгызны саклагыз, дуслар, табибларга вакытында мөрәҗәгать итегез. Ә минем хәлем хәзер әйбәт: тиздән өйгә кайтам һәм гастрольләргә әзерләнә башлыйм. Күптән көтелгән операция узды, хәзер күптән көтелгән концертлар җитә, Алла бирса.
Сентябрьның икенче өлешендә сәхнәдә очрашырбыз! «, дип яза Азат Абитов
Чыганак: Азат Абитов инстаграм бите