Башка елларга караганда быел сентябрь аенда бакча эшләре кызурак булып, озагракка да сузылды сыман. Агачларга әллә ни булды: җимешләре дә «тәртипсезләнде». Бакчамдагы сары сливаның бер ботагындагы җимешләр коелып утырса, икенчесендә әле һаман пешмәгән. Ике груша агачы бөтенләй корып бетеп бара. Груша гына түгел, алмалар да агачында килеш череде. Югыйсә үзебезчә тәрбия күрсәткән идек инде. Дөрес, җиләк-җимеш агачларын кышка әзерләү җәй айларында ук башлана. Ә төп эшләр барыбер нигездә сентябрь-октябрь айларында үткәрелә. Бу чорда ниләр эшләргә кирәк соң?
Агачларны тәрбияләргә онытмагыз!
Без, гадәттә, уңышны быеп алабыз да, шулкадәр нигъмәт биргән агачларны тәрбияләп, кышка озатырга онытабыз. Бу бер дә яхшы түгел.
Сентябрь җимеш агачларын гына түгел, барлык төр куакларны – карлыган, крыжовник, кура җиләге һ.б. агачларны кисеп, тәртипкә китерә торган чор. Бу бигрәк тә иске агачлар өчен файдалы, чөнки аларның карт, җимеш бирмәгән ботаклары яшь ботакларга үсәргә ирек бирми. Ботакларны дөрес кисү, агачларга зыян салмау мөһим. Монда төп принцип: эчкә, кәүсәгә яки аска карап үскән барлык ботакларны кисәргә кирәк. Чөнки алар бер-берсенә зыян салып, яктылыкны каплап тора. Ә инде тышка карап үскән һәм берьеллык ботакларны калдырыгыз. Болай итеп, без агачларны киңәюгә китерәбез, димәк, уңыш та мулрак булачак. Агачларга «ремонт» ясаган вакытта авыру һәм корткычлар белән зарарланган ботакларны һич кызганмыйча кисеп атыгыз, чөнки алардагы личинкалар һәм авырулар әкренләп сәламәт ботакларны да зарарлый. Бакчада һәрвакыт 1-2 булса да яшь үсенте була. Берьеллыкларының очларын өзәргә киңәш ителә, бу аларга яшь кәүсәләрен ныгытырга һәм салкын кышны исән-имин чыгарга булышыр. Көзен барлык үсемлекләр дә җитәрлек күләмдә дым алып калырга тиеш. Көннәр коры торган очракта бигрәк тә.
Әле бит бакчаларда уңыш та җыелып бетмәгән. Мәсәлән, безнең бакчада көзге алмалар ботакка «сыеша алмыйча» утыралар. Кишер белән чөгендер дә җир куенында.
Алманы ничек җыярга?
Җәйге сортларны инде ашап бетердек, бик тәмле булды. Хәзер көзге һәм кышкы сорт алмаларга чират җитте. Безнең бурыч – аларны үз вакытында җыеп алу.
Бер караганда, алмаларның агачта мөмкин кадәр озаграк торуы яхшы аларның тәме һәм саклануы яхшыра, ә икенче караганда, җимешләргә кырау төшү куркынычы бар, озак яңгырларның сыйфатка зыян салуы мөмкин. Алманы өзәр вакыт җитү-җитмәвен болай белергә мөмкин: сабагыннан җиңел өзелү, үсеше тукталу, орлыкларның караңгы төскә керүе һәм сортның үзенә тиешле төскә кереп өлгерүе. Өлгергән алманы агачтан бик сак кына өзәләр, шулай иткәндә аны озак сакларга мөмкин. Черек алмаларны да җыя барырга кирәк. Аларны бакчадан читкә чыгарып, җиргә күмегез.
Ашламаны ничек кертергә?
Бакчабыздагы үсентеләр безгә мул уңыш, шифалы витаминнар бирү өчен бик тырышканнар, шуның өчен аларга яңадан көч җыярга ярдәм итәргә кирәк. Ни өчен дигәндә, алда салкын һәм карлы кышлар көтә, ә агач-куаклар, үсентеләр өчен бу – зур сынау. Шунысын да әйтергә кирәк: сентябрьнең икенче яртысында агачларда көчле тамыр үсеше башлана, шуның өчен туфракта дым һәм туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Бу эшне тизрәк башкарырга кирәк, чөнки бераз гына соңару да киләчәк уңышка аяк чалырга мөмкин.
Алмагач һәм груша агачларына органик һәм фосфор-калийлы ашламалар кертү мөһим. Һәр алмагач төбенең 1 квадрат метрына якынча 3 – 5 килограмм органик ашлама, 10-12 грамм калий һәм 3 – 40 грамм суперфосфат кертү дөрес булачак. Калийлы ашламалар агачларның салкынга чыдамлылыгын, ә фосфор булачак уңышның күләмен арттыра. Ашламаны, агачның яшенә карап, 5 – 20 сантиметр тирәнлектә кәүсә тирәли тигез күләмдә кертергә киңәш ителә. Әгәр һава торышы коры тора икән, башта туфракны 35-40 сантиметр тирәнлеккә кадәр дымландырырга кирәк.
Кара карлыган һәм крыжовник та минераль тукландыруга мохтаҗ. Беренче өч елда, куакларны утырткан вакытта кирәкле матдәләрне керткәнсез икән, фосфорлы һәм калийлы ашламаларны кертмәскә дә мөмкин. Өч елдан соң һәр куак астына якынча 10 – 15 килограмм органик ашлама, 80 – 120 грамм суперфосфат һәм 30 – 50 грамм хлорлы калий кертергә мөмкин. Сентябрь аенда җиләк бирүче куакларны суперфосфат һәм калий тозы (1 чиләк суга 1 стакан суперфосфат һәм ½ стакан калий тозы) белән сыйларга мөмкин. Ремонтант бакча җиләген сентябрь буена әчетелгән сыер тизәге (1:15 микъдарында) яисә чүп үләннәре төнәтмәсе белән ашларга мөмкин. Сентябрь уртасыннан соң мочевина бирүне туктатырга кирәк.
Виноград та ашламаларны бик ярата, бигрәк тә фосфорлы һәм калийлыларны. Уңышын җыеп алганнан соң, куаклар төбенә монофосфатлы калий (1 чиләккә 30 – 40 грамм) кертергә онытмагыз. Шулай ук калимагнезияне дә кулланырга мөмкин. Виноград аеруча тиресне ярата, чөнки тирес аны азот, фосфор, калий, шулай ук микроэлементлар белән баета. Аны куак төбенә 3 ел саен 1 квадрат метрга 6 – 8 килограмм чамасы казып салырга киңәш ителә. Фосфорлы (суперфосфат) һәм калийлыларны 1 квадрат метр җиргә 50 – 60 грамм исәбеннән кертергә кирәк. Шулай ук, фосфорлы ашлама буларак, виноград төбенә көл дә кертергә мөмкин.
Бакчаны ничек эшкәртергә?
Уңышны җыеп бетергәч, яфраклар коелганчы, агач һәм куакларны мочевина эремәсе белән (1 чиләк суга 500 грамм) эшкәртү мөһим. Шушы эремәгә 700 грамм хлорлы калий да өстәргә мөмкин (аны алдан кайнар суда эретергә кирәк). Әлеге эремәне сиптерү үсентеләрне бик күп гөмбәчек авыруларыннан, шулай ук шактый корткычлардан саклый. Эшкәрткәндә агачның кәүсәсен һәм яфракларын гына түгел, кәүсә тирәсендәге туфракны да эшкәртегез. Менә шуннан соң инде сезгә кышын туфракта кышлый торган корткычлар да куркыныч булмаячак! Сентябрьнең матур, аяз көннәрендә агач кәүсәләрен һәм скелет ботакларны чистартып, 2-3 процентлы бакыр купоросы белән эшкәртегез һәм бакча сагызы (садовый вар) белән сылагыз. Шулай ук аларны бакча эшләре өчен махсус эшләнгән су эмульсия буявы белән дә буяп куегыз. Әлеге буяу шунысы белән яхшы: ул көзге озакка сузылган яңгырлар чорында юылмый һәм язын агачларны көчле кояш нурларыннан да саклар. Чөнки иртә язда әле бакчаларда кар күп ята, без агачларны тиз генә буярга өлгермибез. Акбур белән аклауның файдасы аз, чөнки язга кадәр ул юылып бетүчән.
Җиләк бакчасында ниләр бар?
Август аенда утыртылган бакча җиләкләрен игътибар белән карагыз, тамыр алырга өлгергән нәни куакларның төпләрен йомшартыгыз. Кайчак җиләкнең яфраклары яшел күренә, ә менә уртадагы «үзәге» күренми, аны туфрак күмгән була. Аларны өскә калкытып чыгарырга ашыгыгыз. Җиләк бирә торган плантацияне дә игътибарлап карагыз, арада артык картайган төпләрне алып ташлап, алар урынына яңаларын утыртыгыз. Көз коры килсә, бакча җиләгенә даими су сибеп торыгыз. Кура җиләге уңышын җыеп алу белән үк быел җиләк биргән һәм авыру, зәгыйфь ботакларны төптән кисеп ташлагыз. Аннары калган ботакларны толымлап бәйләп, җиргә иегез. Бу эшне соңга калдырырга ярамый, чөнки соңрак ботаклар үзләренең сыгылмалылыгын югалта һәм җиргә игән вакытта сынарга мөмкин.
Кишерне кайчан казып алырга?
Көзге һава шартлары яхшы булып, кишер үсеп утырса, кишерне чыгарырга ашыкмагыз. Ә инде һава торышыннан куркып иртә чыгарсагыз, киптерергә дә, юарга да ярамый. Шунда ук базга, подвалга яки суыткычның аскы тартмаларына урнаштырыгыз. Саклау өчен температура 0…+ 2 градус булса, бик яхшы. Кишерне базда саклаганда аралаштырып дымлы ком сибәргә кирәк.
Без, гадәттә, уңышны җыеп алабыз да, шулкадәр нигъмәт биргән агачларны тәрбияләп, кышка озатырга онытабыз. Бу бер дә яхшыга түгел. Киләсе елда агачлар безгә «үпкәләргә», җиләк-җимешләрен күпкә киметергә мөмкин.
Чыганак: Ватаным Татарстан