Тормышта бернинди аңлатмага да бирешми торган нәрсәләр була. Һәм бу очрак шундыйлардан.
Торонтода уникаль хәл булган — бала табутта туган. Бу очракны могҗиза дими ничек аңлатасың?.. Йөклелекнең 7 аенда булган хатын, дәваханәгә барганда идарәне югалтып, коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә тарый. Нәтиҗәдә, күпсанлы баш һәм күкрәк җәрәхәтләреннән вафат була. Табиблар әнинең һәм баланың үлемен раслый.
Икенче көнне җирләү вакытында бала елавы тавышы ишетәлә. Һәм бу тавыш… табуттан яңгырый!
Хатынның үлүенә инде 23 сәгать үткән, 17 сәгать буена гәүдәсе морг суыткычында булган. Ә менә баланың кислородсыз ничек яшәгәне табышмак булып кала.
Бу хәлне хатын-кызның үлемен раслаган табиб та аңлата алмый: «Мин табиб булып 22 ел эшлим. Мин моны, могҗизадан тыш, нәрсә дип тә әйтә алмыйм!»
Кызның сәламәтлеге яхшы булмый һәм 4 ай дәвамында инкубаторда була, әмма исән кала…
Чыганак: Кызыл Таң