Шимбә, 3 октябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Явым-төшем ихтимал, төнлә температура 2-7 градустан югарырак булачак, урыны белән минус 1 градуска кадәр туңарга мөмкин. Көндез синоптиклар 15-20 градус җылы булыр дип фаразлый.
4 октябрьдә, якшәмбе, явым-төшем ихтималы элеккечә зур түгел, әмма һава агымнары төньяк һәм төньяк-көнчыгышларга алышыначак, бу температура фонының сизелерлек кимүенә китерәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Төнлә һаваның минималь температурасы 2-7 градус тәшкил итәчәк, көндез 9дан 14 градуска кадәр җылылык көтелә.
Дүшәмбе, 5 октябрьдә, Татарстанда явым-төшем көтелми. Төнге температура 1 — минус 4 градуска кадәр төшәчәк, көндезге температура 9-14 градустан да артмас дип көтелә.
Якынча фараз буенча, сишәмбе, 6 октябрьдә, көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".