Үзен дөньяның иң алдынгы һәм цивилизацияле дәүләте дип танытырга тырышкан Израиль бик авыр көннәр кичерә. Көнбатыш державаларының сәяси, матди һәм хәрби ярдәме белән генә ясалма рәвештә дөньяга китерелгән гыйбриләр иле әхлакый яктан таркалып, икътисади яктан җимерелеп, коронавирус пандемиясеннән иң зур зыян күргән илләрнең берсе булып көчкә тын алып яшәп ята.
Бүген ул икенче тапкыр көзге локдаун керткән бердәнбер дәүләт диярлек. Кискен тыюлар һәм чикләүләр кертелүгә карамастан, COVID – 19 медицина нык алга киткән Израильне каты кыскычлар белән кысып алды. Гыйбри яңалыкларын тапшырып баручы популяр порталларның берсе әле менә яңа гына йөклелекнең соңгы срогындагы 21 яшьлек хатынның коронавирустан үлеме турында хәбәр итә. Чирне ул бер ай элек йоктырган булган, табиблар, аның башка чирләре булмавын сәбәп итеп, өйдә дәваланырга җибәргән. Әмма берничә көннән соң сулышы авырайган, хәле кискенләшкән хатын хастаханәгә яңадан килгән. Баланы ярып алырга мәҗбүр булганнар, ләкин әнисен саклап кала алмаганнар. Үпкәне, йөрәкне һәм бөерләрне алыштыручы югары технологияле ECMO аппаратына тоташтыру да ярдәм итмәгән. Гыйбриләр инде берничә тапкыр яңа вирусны юк итә торган дару уйлап табулары турында хәбәр итсә дә, илдә эпидемиологик вазгыять бик катлаулы, үлемнәр күп. Сәламәтлек саклау министры Юлий Эдельштейн халыкка мәгариф, икътисад һәм башка тармакларның ачылуына исәп тотмаска кушты. Бөтен Израиль әле тагын кимендә ай ярым «кызыл зона»да калачак дигән рәсми хәбәрне җиткерделәр министрлыкта.
Израиль икътисадының да хәле шулай ук. Рәсми хәбәрләр бюджет дефицитының быелның тугыз аенда рекордлы рәвештә астрономик суммага – 102,4 миллиард шекельгә җитүен сөйлиләр. Россия сумына күчерсәң, бу – 2 триллион 326 миллиард 528 миллион сум тирәсе. Нибары 9 миллионлап кеше яшәгән кечкенә генә ил өчен, чынлап та, бик зур сумма бу. Соңгы кварталда дефицит тагын да артачак, диләр гыйбриләр үзләре. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда бюджет дефициты 7 тапкырдан да артыграк үскән.
Пандемия шартларында Израильдә җинаятьчелек кими, әмма гаиләдә тукмашулар саны кискен арта икән. Үткән ел бу вакытка гыйбри җинаятьчеләре 7360 фатирны чистарткан булса, быел 4700 йортка гына сугылырга өлгергән әле. Кечкенә генә ил өчен санның соңгысы да бик зур инде зурлыкка. Өйдә көч куллануның 26 мең 526 очрагына җинаять эше кузгатылган. Апалы-абыйлы кыйнашулар, әти-әниләрнең балаларын тукмап ташлаулары гадәти күренеш икән. Ә менә никахлы ир белән хатынның йодрык уйнатуы өстәмә рәвештә 16 мең 608 җинаять эше ачылуга китергән. Гыйбри гаиләсендә тынычлык юк, саннар шул хакта сөйли. Кыйналган хатыннар өчен илдә 14 приют бар икән, ашыгыч рәвештә тагын икене ачарга туры килгән.
Чыганак: Ватаным Татарстан