Нәкъ ике ел элек, 2018 елда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән «ШАЯН ТВ» каналы тәүге тапкыр эфирга чыкты.
Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче shayantv.ru сайты эшли башлады. Балалар өчен тапшырулар һәм мультфильмнар, алып баручылар белән аралашу, уеннар – боларның барысы да сайт битләрендә. Теләсә кайсы смартфоннан сайт аша, «ШАЯН ТВ» каналын Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин. Google Play и App Store платформалары аша смартфонга каналның мобиль кушымтасын йөкләргә була. Бүгенге көндә «ШАЯН ТВ» каналын 14,6 миллионнан артык кеше карый.
Ике ел эчендә «ШАЯН ТВ» тамашачыларның иң яраткан каналына әйләнде.
Тиктормас, кызыксынучан малай Шаян, тәрбияле, үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, робот-эт Маэмай – каналның төп геройлары. «ШАЯН ТВ»ның алып баручылары – балалар үзләре.
Каналның төп максаты –төрле проектлар аша татар теленә карата кызыксыну уяту, балаларга милли, шул ук вакытта заманча дөрес тәрбия бирү.
Хәзерге вакытта «ШАЯН ТВ»да танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче 20 дән артык оригиналь тапшыру эфирга чыга. Алар арасында: “Шаян дәрес”, “Шаян тарих”, “Шаян география”, “Шаян тәм-том” һәм башкалар бар. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын баетуга зур өлеш кертә. Татар теленә 7000 якын кызыклы мультфильм, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителде.
Канал балалар иҗатын таныту буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра. Быел беренче тапкыр «Балачак җыры» дип аталган балалар җыры бәйгесе үткәрелде. Аның максаты – балалар өчен татарча җырлар иҗат итү һәм аларны таныту. Иң яхшы 5 җырга аранжировка ясатып, клип төшерелде.
Тамашачы мәхәббәтен яулаган «Сәйлән» фестиваленең быел 2нче сезоны гөрләп узды. 12 ноябрь, каналның туган көнендә, тамашачыларны эфирда фестивальнең Гала-концерты көтә.
Кыска гына вакыт эчендә «ШАЯН ТВ» зур җиңүләр яулады. Узган ел «Карусель» телеканалы үткәргән “Главные герои – 2019” милли балалар премиясе бәйгесендә “Ел ачышы” номинациясендә җиңде. Ә быел «ТЭФИ-KIDS 2020» милли-телевизион премиясе финалисты дипломына лаек булды.
«ШАЯН ТВ» ирешкән уңышлары белән генә туктап калырга җыенмый. Аның максаты — туган телебез сагында булып, дөньядагы бөтен татар балаларын берләштерү. Бергә булганда, бу максатка ирешү кыен булмас.
«ШАЯН ТВ» КАРА – БУЛЫРСЫҢ ШӘП БАЛА!