Коронавирустан савыгучылар авыру ничек узганын сөйли

-- Лейла

Коронавирустан савыгучылар арасында төрлесе бар. Моңарчы күрелмәгән вирусны кайберәүләр, сиксән-туксанга җитүләренә карамастан, җиңел генә кичергән, ә кайберләренең тормышын ул «чиргә хәтле» һәм «чирдән соң»гы чорларга ук бүлеп куйган.

Күтәрәмгә калган

Түбән Кама район үзәк хастаханәсенең COVID госпиталендә дәваланып чыккан Ольга Николаевна Бажанова – шундыйларның берсе. Инде 25 августта ук савыгып аякка басса да, коронавирустан ничек интегүләрен коточкыч бер төш кебек сөйли ханым. «Иң элек ирем ис-тәм тоймый башлады. Мунчадан соң тән температурасы 37 градуска кадәр күтәрелде. Шулай да иртән барысы да әйбәт иде әле. Ә менә икенче көнне температурасы 38гә менде. Үземдә дә чир билгеләре пәйда булды. Шундук табиб чакырттым. Ул дарулар билгеләде, икебезгә дә «больничный» язып бирде. Тик препаратлар булышмады, икебезнең дә температура төшмәде. Биш көн өйдә дәваланып маташкач, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга мәҗбүр булдык. Компьютер томографиясе үпкәләребезгә вирустан зыян килүне күрсәткәч, госпитальгә салдылар. Анда дәвалана башлауга ук, иремнең хәле күзгә күренеп яхшырды анысы. Тик менә минеке генә… Үпкәнең 75 проценты чамасы зарарланган иде шул. Сулышым кысылганлыктан, кислород сулап торырга мәҗбүр булдым. Иң куркынычы – әнә шул сулыш җитмәү дә икән инде!  Караваттан ике-өч адым ераклыктагы бәдрәфкә йөрү дә минем өчен зур сынауга әйләнде: бөтен тәнем калтырый, хәлсезлек басканлыктан, аякларым тыңламый… Хәллерәк палатадашларымның бәдрәфтән, култыклап, ятакка кадәр китереп куйган чаклары күп булды. Бераз гына селкенсәм дә, тыным бетә иде. Хәтта ризык йотарга да хәл юк: йотсам, тончыгырмын кебек. Кулны өскә күтәреп, чәч тарарга, хәтта кашык тотарга да хәл булмады. Чирләгәндә, 8 килога ябыктым. Хастаханәдән чыкканда да бик хәлсез идем әле. Подъезд баскычыннан менә алмадым: гүя җирнең тарту көче аякларымны тышаулаганмыни! Әле ярый, өйгә кадәр ирем күтәреп алып менде. Өйдә дә башта рәхәт булмады: кухняга барып, ике-өч кашык ризык кабу минем өчен бик зур эшкә әйләнде. Аз-маз тамак ялгау да күп көч таләп итте. Бик хәлсез идем шул. Хастаханәдән инде 25 августта үк чыксам да, 11 сентябрьдә генә табиб янына барып кайта алдым. Ә аңа кадәр табиб үзе өйгә килеп йөрергә мәҗбүр булды», – ди Ольга Николаевна.

Хәзер исә – көндезге стационарда реабилитация үтеп йөргән көннәре. Авырудан соң инде ике айлап вакыт узса да, әле һаман ковидтан курку хисе бетмәгән аның. Тик яшәү теләге барыбер курку хисеннән күпкә көчлерәк булып чыккан. Шуңа күрә һәм, әлбәттә инде, табибларның фидакарьләрчә тырышлыгы нәтиҗәсендә мәкерле чирне җиңгән дә! «Табиблар, шәфкать туташлары, санитаркаларга ай-яй авыр! Баштанаяк төренеп йөрү генә нинди зур көч таләп итә! Бу чиргә әле һаман ышанмаучыларга әйтәсе килгән сүзем: бар һәм бик коточкыч ул! Табибларга тагын да күбрәк эш өеп, аларны чыдап тора алмаслык хәлгә җиткермәс өчен, үзегезне, якыннарыгызны саклый күрегез». Ольга Бажанованың һәрбарчабызга теләге әнә шундый.

Тормыш чыныгуы сихәтләнүгә ярдәм иткән

Язмабыз башында, чирне өлкәннәр арасында да җиңел генә кичерүчеләр бар, дигән идек. Шундыйларның берсе – 90 яшьлек Гадилә Зариф кызы Гатауллина Түбән Кама хастаханәсенең инфекцион госпиталеннән биш көн эчендә савыгып чыккан! Сугыш ветераны, үпкәсенең 80 процент өлеше вирустан зыян күрүгә карамастан, ясалма сулыш алдыру аппаратына да мохтаҗлык кичермәгән хәтта. Дәвалаучы табибы Илдар Бишев үзе дә ИВЛдан башка гына әбекәйне аякка бастыруына әлегәчә ышанып җитә алмый. «Олы яшьтәгеләр үпкә ялкынсынуын гадәттә бик тә авыр кичерә. Гадилә апага чыныкканлыгы нык ярдәм иткәндер, күрәсең. Сугыш уты кичкәннән соң үзе дә 26 ел гомерен медицинага багышлаган кеше ул. «Савыгу өчен нинди кәеф-рухта булырга кирәклеген яхшы беләм!» – дип сөенеп бетә алмый.

Чорыбыз геройлары

Дмитрий Ермолаевка Гадилә әби яшенә җитәргә байтак әле – 54 яшь аңа. Пандемия башлануга, барлык иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәгән: җәмәгать урыннарында һәрвакыт битлек һәм пирчәткә киеп йөргән, кешеләргә якын килергә тырышмаган, кулларын әледән-әле антисептик белән юып торган. Тик барыбер коронавирус йоктырган. Температурасы күтәрелгәч, икенче көнне табиб чакырткан. Табиб дарулар билгеләгән. Әмма Дмитрийның температурасы төшмәгән. Йөткерү, сулыш кысылу кебек билгеләре булмаса да, күкрәгендә үпкәләрен ике яклап кыстыргыч белән кыскан кебек авырту барлыкка килгән. Шуннан инде «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Компьютер томографиясе ике як үпкәсенең дә бик нык ялкынсынуын күрсәткәнлектән, сырхауны шундук госпитальгә салганнар. «Шөкер, ИВЛда ятарга туры килмәде анысы. Әмма кислород маскасы аша кислородны күп суладым. Кандагы кислород микъдары 100 процент тәшкил итәргә тиеш булса, миндә бу күрсәткеч 80гә хәтле төшә иде шул. Хәзер инде өйдәмен. Табиблар өйрәткәнчә, зарядка һәм сулыш гимнастикасы ясыйм. Табиблар дигәннән, бу фидакарьләргә рәхмәтем чиксез зур! Шуның кадәр авыр хәзер аларга – бик күп сырхауларны, шул исәптән язмышлары кыл өстендә торганнарын да дәвалаулары өстенә күпме кәгазь эше, әле тагын саклагыч костюмда йөрү шарты… Шуңа да карамастан, берсендә дә сырхауларга карата начар мөнәсәбәт, начар кәеф сизмәдем. Чорыбызның чып-чын геройлары!» – дип эчкерсез соклана баштанаяк ак костюмлы табибларга Дмитрий Ермолаев.

Табиблар, шәфкать туташлары гына түгел, кече медицина персоналы да – коронавирус «фронты»ның алгы сызыгында. Түбән Кама үзәк хастаханәсенең рентген хирургиясе бүлеге санитаркасы Ирина Лукоянова инфекцион госпитальдә икенче сменасын гына эшләгән әле. Әмма инде төп нәрсәне – сырхауларның палатага керүчеләрнең һәркайсыннан – табибтанмы ул, шәфкать туташыннанмы, санитаркаданмы – ярдәм көтүен аңлаган. Ирина ханым госпитальдә эшләгәннән соң гаиләсенең – сөекле ире, өч улы һәм кызының ничек көтеп алуын сөйләп үтте. «Мине алар армиядән кайткан кебек көтеп алалар. Ниһаять, әнинең «дембеле» дип, төрле яклап муеныма сарылалар. Без, чыннан да, хәрби бурычны үтәгән кешеләрдән ким түгел хәзер», – дип елмая Ирина.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле