Җәмәгать туклануы һәм күңел ачу чараларына карата чикләүләрне йомшарту карары бу әле кафе һәм концертларда «барысы да шәп» дигән сүз түгел. Хакимият эшкуарларга ярдәм итү йөзеннән шундый адымга бара, дип аңлатты Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Исегезгә төшерәбез, 31 октябрьдән ТРда җәмәгать туклануы эше һәм төрле чаралар үткәрү 23:00 дән 06:00 сәгатькә чаклы тыелган иде. Узган шимбәдә, 14 ноябрьдә, чикләүләрнең вакыты кыскартылды — хәзер ул 24:00 дән 06:00 га кадәр калды.
«Эш вакытын озынайту баш дәүләт санитария табибы карарын исәпкә алып эшләнде, шуны да ассызыклап үтик, безнең җирлек өчен эшкуарларның теләкләрен исәпкә алып төзәтмәләр кертелде, чөнки бу сәгать аларга эшләрен төгәлләү өчен кирәк «, — диде Авдонина.
Мондый чикләү кайбер төбәкләрдә шулай ук төн уртасыннан иртәнге 6 сәгатькә кадәр гамәлдә икән.
«Бу әле бездә барысы да әйбәт дигән сүз түгел, моны бирелгән ташлама буларак кабул итегез. Узган атнада җәмәгать туклануы учреждениеләрендә 3 процент хокук бозулар теркәлгән», — дип өстәде спикер.
Коронавирус һәм салкын тидереп чирләүчеләр белән бәйле рәвештә, тагын нинди өстәмә чикләүләр кертеләчәге турындагы сорауга җавап биреп санитар табиб болай диде:
«Фаразлар бирүе кыен, әмма без авыручыларның гомуми санын исәпкә алып, санитар-эпидемиологик вазгыять турында сөйли алачакбыз. Әгәр дә авыручылар дәрәҗәсе чиктән тыш булмаса, өстәмә чаралар кертелмәячәк. Ләкин барысы да транспортка яки кибеткә маскаларын кимичә керергә тырышучыларга бәйле булачак. Әгәр дә без гади саклану чаралар комплексын үтәсәк, катгый чаралар кертмәячәкбез».
Санитар табиб билгеләп үткәнчә, 5 ноябрьдән Татарстанда санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе карары белән түбәндәге чикләүләр кертелде: кинотеатрларда, театрларда сыйдырышлылык 50%ка кадәр булырга тиеш, төрле чараларда бию һәм фан-зоналар эше тыела.
Шулай ук дискотекаларга һәм кальян бүлмәләргә тыюлар, ябык объектларда һәм балалар бүлмәләрендә (4 кв. метрлы бер кеше) тулыландыру буенча чикләүләр саклана.
«Әгәр чараларның барысы да үтәлсә, яз көне кертелгән катгый чаралар булмаячагына ышана алачакбыз», — дип йомгаклады Авдонина.
Чыганак: Шәһри Казан