- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
“Аек Россия” проекты җитәкчесе Солтан Хәмзәев РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров исеменә хат юллаган.
Мөрәҗәгатьтә 1 һәм 2 гыйнвар көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыю тәкъдиме язылган.
“Яңа ел бәйрәмнәрендә “ашыгыч” ярдәм хезмәтенә авырлык китермәү максаты белән 1-2 гыйнварда Россия территориясендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыю мөмкинлеген каравыгызны үтенәм”, – дип язылган хатта.
Чыганак: Бизнес-Онлайн