Замана авыруы – ракны гап-гади сарымсак дәвалый ала икән. Ләкин моның үз серләре бар…
Әлеге көндә сарымсакта йөзгә якын химик кушылма барлыгы билгеле. Әмма болардан башка сарымсак – селенның да табигый чыганагы. Бу минерал, мәгълүм булуынча, иң мөһим антиоксидантларның берсе. Ачыклабрак әйткәндә, сарымсак – ашказаны, туры эчәк, ут куыгындагы яман шешләрне кисәтүче сихәтле үсемлек. Кышлаган сарымсак сыгынтысы яшьнекенә караганда күпкә файдалырак. Селен шулай ук башка азыкларда бөртекле культураларда һәм алардан әзерләнгән продукциядә, иттә, балыкта бар. Селенның югары концентрациясе шулай ук балык уылдыгында һәм бавырында да табылган. Әмма бу минералның иң бай чыганагы – бразилия чикләвеге. Яшелчәләрдә һәм җимешләрдә, үкенечкә каршы, селен бик аз микъдарда күзәтелә.
* * *
Сарымсак суты шулай ук организмны шлаклардан да чистарта: ашказаны, эчәк эшчәнлеген яхшырта, бәвел кудыра. Агулы матдәләрне сарымсак суты тире аша бүлеп чыгаруга ярдәмләшә.
* * *
Сарымсактан эшләнгән компресс остеохондрозны дәвалауда уңышлы кулланыла. Компрессны сарымсакка спирт яки аракы кушып әзерлиләр. Катнашманы авырткан урыннарга сөртеп, тастымал ябалар, ә өстеннән җылы йон әйбер белән бәйләп куялар.
Компресс 200 грамм вакланган сарымсакка 0,5 литр аракы яки спирт кушып эшләнелә. (Бер атна торырга тиеш). Компресс төнгелеккә ябыла.
* * *
Теш сызлаганда, сарымсакның сутына яки измәсенә чиста тукыманы манчып алып, кулга (беләзек сөягенә) бәйлиләр. Уң як казнадагы теш сызласа, измәне сул якка, сул яктагысы авыртса уң якка бәйлиләр.
* * *
Сарымсак измәсен горчичниклар урынына да кулланып була. Баш авыртканда аны чигәгә куялар.
Халык медицинасында сарымсак мае да киң кулланыла. Уртача зурлыктагы бер баш сарымсакны әрчеп, измә ясыйсың һәм пыяла банкага салып, чистартылмаган көнбагыш мае кушасың. Банка суыткычның түбән киштәсенә куела. Икенче көнне лимоннан бер чәй калагы сут сыгып, аш кашыгына саласың, шуңа 1 чәй калагы сарымсак мае кушасың һәм яхшылап болгатасың. Көненә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала шушы катнашманы әзерләп эчәсең.
Дәвалау курсы 1-3 ай, аннан бер ай ял иту кирәк. Ял иткәннән соң дәвалану дәвам ителә. Баш миендәге кан тамырларын киңәйтә, чистарта, тын кысуны бетерә, склерозны дәвалый.
Сарымсак суты тимер, калий, кальций, магний, натрий, фосфор, марганец, цинк, «С», «В» витаминнарына, никотин кислотасына, йод һәм бакырга бай.
Аңарда шулай ук холестеринны киметүче флавоноидлар һәм йөрәк клапаннарын һәм тамырларын тәртиптә тотучы органик германий да бар.
Су кушып сыегайтылган сарымсак сутын атеросклерозда, стенокардиядә, югары кан басымында, тромбоздан интеккәндә эчәргә тәкъдим ителә. Андагы эфир майлары бронхларны һәм үпкәне майлардан арындыралар. Сарымсакны изеп, май кушып, мазь ясыйлар. Тын юллары ялкынсынганда шуның белән кулбашларны, күкрәкне уарга мөмкин.
Чыганак: Тулпар