- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Иртәгә, 7 декабрьдә, Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Шул ук вакытта явым-төшем бик аз. Урыны белән томан булачак. Юлларда бозлавык көтелә.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -14тән -19 градуска кадәр, аязган вакытта -21дән -26 градуска кадәр булачак. Көндез 8-13 градустан түбәнрәк, кайбер урыннарда -16 градуска кадәр салкын булачак.
Чыганак: Ватаным Татарстан
–
–