Татарстанда һава торышы бозыла

7 февральдә Татарстан территориясендә урыны белән буран чыгуы көтелә, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, шулай ук төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә.

Чыганак :"Татар - информ" МА

Бәйле