Кыш уртасында ана кеше өч баланы урманга алып барган һәм шәрә килеш…

Яңа Мәскәүдә яшәүче бер хатын-кыз өч баласын урманга алып чыккан.

Ул аларны ялангач калдырып чишендергән һәм урман полосасына гыйбадәт кылырга кертеп җибәргән, дип хәбәр итә «Московский комсомолец». Балаларны туңып үлүдән очраклы үтеп баручы коткарып калган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 12 февральгә каршы төндә Сосенское авылында яшәүче 33 яшьлек күпбалалы ана ире белән әрләшкәннән соң, өч баласы белән өйдән чыгып китәргә булган. Хатын ун һәм ике яшендәге ике улын һәм ун айлык кызын урманга алып килгән, барысын да чишендергән. Шуннан соң үзе дә чишенеп, шәрә килеш балаларны гыйбадәт  кылырга дип кар аша урманга алып кергән.

Бу вакыйганы урман полосасы янында эт белән йөрүче 25 яшьлек ир-ат күреп торган. Ул агачлар арасында үкереп елаган бәләкәй кызын тоткан, әрле-бирле йөрүче ялангач хатынга, туңудан зәңгәрләнеп беткән ике малайга тап була. Сәер очрашу турында ул полициягә хәбәр иткән. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре әлеге гаиләне тапкан һәм шунда ук «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Табиблар гаиләне карап чыга, балалар төрле дәрәҗәдәге өшү белән хастаханәгә озатыла. Хатын әлеге гамәлен берничек тә аңлата алмый. Хәзерге вакытта аның белән психиатрлар шөгыльләнә.

Балаларның иң өлкәне, ун яшьлек малай, гаиләсенең Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск районында шәхси йортта яшәве турында сөйләгән. Әнисе соңгы берничә айда үзен сәер тота башлаган. 11 февральдә малайның әти-әнисе еш кына ачуланышканнар, һәм хатын гыйбадәт кылырга кирәк, дип, балаларны җыйган да урманга чыгып киткән. Малайлар әниләреннән куркып, ярдәмгә чакырмаганнар һәм карышмаганнар.

Хатынга карата «Ике һәм аннан да күбрәк кешене, шул исәптән ярдәмгә мохтаҗ, кече яшьтәге затларны үтерүгә һөҗүм» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак : "Шәһри Казан"

Бәйле