Танылган җыры һәм мәҗлесләр алып баручы Венер Сәлимов гаиләсендә сөенечле вакыйга! Ул һәм аның тормыш иптәше Ильвина икенче тапкыр әти-әни булырга җыена.
Гашыйклар көнендә Венер хатыны һәм кечкенә кызы белән фото урнаштырган. Сурәттән күренгәнчә, алар гендер-пати, ягъни баланың җенесен белү өчен бәйрәм оештырган. Әмма туачак сабыйның кызмы-малаймы икәнен Венер әлегә сер итеп калдырган.
Фото: bigbookname.com
Чыганак: "Шәһри Казан"