Әлегә аномаль салкыннар дәвам итә. 23 февральдә атнаның иң салкын көне булачак, дип фаразлый синоптиклар.
Киләсе атна азагында Россиянең Европа өлешендә һава температурасы 0 градуска кадәр җылытачак, дип яза «РИА Новости» РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән.
«Һава температурасы күтәреләчәк. Атна азагында 0 дән — 5 кә кадәр булачак. Бу Россиянең Үзәк өлешенә кагыла», — дип аңлатма биргән Вильфанд.
Алдагы биш көндә исә Россиянең Көнбатыш чикләреннән алып, Тын океан яр буйларына кадәр аномаль суыклар көтелә. Иң салкын көн 23 февральдә булачак. Һава температурасы — 33 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.
Чыганак : "Шәһри Казан" сайты