Бүген якынча 11:50 сәгатьтә Балык Бистәсе — Котлы Бөкәш автомобиль юлының 3 чакрымында «Киа» автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як хәрәкәт итү полосасына чыккан, биредә «Лада» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, «Киа» автомобиле йөртүчесе, 1951 елгы ир-ат, шулай ук 1990 елгы»Лада» автомобиле йөртүчесе һәм аның ике пассажиры һәлакәт урынында алган җәрәхәтләрдән вафат булган.
Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, килеп чыккан хәлнең бар нечкәлекләре ачыклана.
Фото: «Шәһри Казан» сайты
Чыганак: "Шәһри Казан"