Бу хакта татар эстрадасы җырчысы Ринас Әхмәтов хәбәр итте. “Ринаскаем, яшисем килә!” — дип әйткән аңа Дәниф.
“Хөрмәтле дуслар, коллегалар, якташлар, абзый-апалар! Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдинов бик авыр, инде ничә ай инвалидность буенча тиешле уколы кайтмый, ә сатып алырга акчалары җитеп бетми. Әле генә ярдәм сорап шалтыратты. Үзегез беләсез, аның беркайчан ярдәм, акча сорап мөрәҗәгать иткәне юк. “Ринаскаем, яшисем килә!” — ди. Бүгенге көндә 150 мең сум акча җыярга кирәк. Кем күпме булдыра ала, зинһар ярдәм итик. Картасы шушы номерга бәйләнгән: +7 937-042-37-83”, — дип язган Ринас Әхмәтов.
Чыганак: "Шәһри Казан" сайты