Россиянең Гидрометеорология үзәге белгечләре һәр елдагыча язгы-җәйге айларга, вегетация чорына һава торышын һәм явым-төшемнәрне фаразлады. Мондый мәгълүмат авыл хуҗалыгы тармагы, коммуналь һәм башка хезмәтләр эшендә дә кирәк.
Май аенда һава температурасы — нормада (уртача күрсәткеч +13 градус), ә яңгырлар тиешле нормадан азрак булачак (уртача күрсәткеч 36 миллиметр), ди синоптиклар.
Быел җәй айларында һава торышында аномалияләр көтелми. Уртача күрсәткечләр буенча июньдә уртача температура +16,9 (явым төшемнәр күләме — 62 миллиметр), июльдә +19,1 (64 миллиметр), августта +16,8 градус (55 миллиметр) була иде.
Сентябрь гадәттәгедән җылырак булыр дип көтелә (гадәттә, уртача күрсәткеч +11 градус). Көзнең беренче аенда яңгырлар күпьеллык күрсәткечләргә (52 миллиметр) якын булачак.
Чыганак: Ватаным Татарстан