Россиядә коронавируска бәйле хәлләр катлаулы булып кала. Йогышлы чирне туктату өчен берьюлы берничә төбәк прививка ясатуны асылда мәҗбүри итеп куйды. Чирләре сәбәпле прививка ясатырга ярамаучыларга гына кагылмаячак ул. Нинди диагнозлы кешеләр вакцинация узмый соң?
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бу җәһәттән махсус инструкция чыгарып, анда кемнәргә вакцинациядән баш тартырга, кемнәргә прививка ясатуны кичектереп торырга, кемнәргә саклык белән генә ясатырга икәнен күрсәткән.
Беренчедән, препарат компонентларына үтә сизгер кешеләргә (моны терапевт яки дәвалаучы табиб расларга тиеш), теләсә кайсы прививка үзендә бик тә көчле аллергиягә китерүчеләргә яки прививкадан соң нык авыручыларга (бу мәгълүматлар кешенең медицина картасында булырга тиеш) вакцинация үткәрергә ярамый.
Икенчедән, вакцинация пунктына килгәнче үзендә салкын тидерү билгеләре сизүчеләргә (авырып алганнан соң кимендә ике атна узарга тиеш), яман шеш яки аутоиммун авыруларыннан интегүчеләргә прививка ясатырга киңәш ителми. “Крапивница” һәм коньюнктивитка килсәк, чир бары тик көчәеп киткән вакытларда гына организмга вакцина кертергә ярамый. Инде килеп, эндокрин системасы, бавыр һәм бөерендә хроник чирләре, кан тамырларында “төзексезлекләр” булган, баш миендә кан әйләнеше бозылган кешеләргә саклык белән – табибка күренәннән соң гына вакцинация узарга кирәк.
Ә менә йөрәк авыруларыннан, шикәр чиреннән интегүчеләргә прививканы беренче чиратта ясату шарт, дип бара белгечләр. Шулай ук астма, С гепатиты да вакцинациядән баш тартуга сәбәп була алмый.
Хәзер йөкле хатын-кызларга да прививка ясатырга рөхсәт ителгән. Моннан тыш, Сәламәтлек саклау министрлыгы раславынча, вакцина үзеңнән нәсел калдыру сәләтенә дә берничек тә йогынты ясамый.
Чыганак: Ватаным Татарстан