Кичә башкалада һәм республиканың тагын берничә районында көтелгән яңгырлар явып куандырды. Көн дә бераз сүрелеп, тын алырлык һава булды. Урып-җыю эшләре бетсә дә, алда шикәр чөгендере, кукуруз кебек культураларны җыеп бетерәсе, бәрәңге аласы бар әле.
Зәй игенчеләре шикәр чөгендерен җыюга керештеләр дә инде. Бер көн эчендә 76 гектар шикәр чөгендере җыеп алынган. Гектарыннан 230 центнер уңыш чыга. Шикәр заводы уңышны кабул да итә башлаган инде. Биредә көнгә 900 тонна татлы тамыразык тапшырылган. Чөгендернең шикәрлелеге 19 проценттан артыграк.
Һәм алда, әлбәттә, төп бурыч булып көзге чәчү эшләрен төгәлләү тора. Хәер, кайбер хуҗалыклар эшне тәвәккәлләп башласа да, туфракның каты һәм бик нык коры булуыннан, утырткан ашлыкның чыкмавыннан куркып, чәчүгә чыгарга ашыкмаучылар да бар. Димәк, шифалы яңгырлар бик кирәк әле.
Лаеш районының Хәерби авылында озак еллар агроном булып эшләүче Шамил Кушминны бүгенге вазгыять бик борчыса да, киләчәктә яңгырлар булуына ышана ул.
– Яңгырлар ява әле бездә. Бик көтелгән, бик кирәкле шифалы яңгырлар болар. Бөтен җиргә файдалы. Киләсе ел уңышына бигрәк тә. Җирдә дым булмаса да, көзге чәчүне тәмамлап киләбез. Арыш һәм бодай чәчтек. Яңгырлар явар дип ышанам. Көз бит инде. Күпчелек хуҗалыклар, корылыктан куркып, чәчүне башламый торалар әле. Мин явым-төшем буласына ышанып, ашлыкны җиргә урнаштырдым инде. Көз чәчсәң – көлгә чәч, диләр татарлар. Көзен туфрак коры булса да, ашлыкны чәчәргә кирәк, – ди ул.
Апас, Кукмара, Арча районнарында да урыны-урыны белән яңгырлар явып узган. Ә менә республиканың көнчыгыш районнары авыллары бу юлы да явым-төшемнән мәхрүм калган.
– Җәй буе яңгыр яуганы булмады. Ике тапкыр 10–15 минутка гына тузан басып китте, – ди Азнакай районында яшәүче укучыбыз Айгөл Хәсәнова. – Мондый җәй 2010 елда гына булган иде. Яңгырга бик тилмердек быел. Бу көннәрдә дә бер тамчы төшмәде. Бәрәңге сабаклары күптән көеп бетте инде. Уңышы аз булса да, бәрәңгесе уртача чыга.
Кукмарада да яңгырны күптән көтәләр. Быел аларда да хәлләр бер дә мактанырлык булмады. Рәхәтләнеп батырып ук яумаса да, бу юлы «койрыгы» аларга да эләккән.
– Без бүген көтүдә идек, – ди Тырыш авылында яшәүче Рәзинә Шәрәфетдинова. – Иртәнге якта бераз яңгыр явып узды. Һавалар ачылып китте. Быел эсселәр кешеләрне генә түгел, терлекләрне дә ялкытты. Булсын иде әле ул яңгырлар.
Халык карашларын күккә төбәп, яңгыр көткәндә, синоптиклар аларны сөендерергә ашыкмый әле. Һава температурасы бераз төшсә дә, алдагы көннәрдә явым-төшем булмас, диләр. Чәршәмбедә һәм пәнҗешәмбедә көндез уртача +22, +27 градус җылы булачак, яңгырлар күзәтелми. Ялларга исә 30 градуслы эсселәр кабат әйләнеп кайтыр дип фаразлый белгечләр.
Халык синоптигы, Арча районында яшәүче Рәис Шәкүровның фаразлары, гадәттә, юш килә торган иде. Бу юлы да аның белән элемтәгә кердек. Халык синоптигы явым-төшемне күктәге айга карап билгели.
– Ай туларга тагын ун көн бар әле. Шуңа кадәр явым-төшем көтмәгез, чөнки ай басып туды. Яңгыр булсын өчен, аның ятып тууы кирәк. Бу көннәрдә Казандагы яңгырлар бездә юк, мәсәлән. Бераз тузан басарлык кына явып узды. Ләкин ул гына бик аз, – диде ул.
Халык синоптигы фаразларына ышансак, быел көз дә җылы киләчәк.
– Бәрәңгене 1 майдан калмыйча утыртучылар уңды быел. Безнең дә уңыш шәп. Мин инде сата башладым, – диде ул.
Быел миләш бик нык уңды. Халык арасында, миләш мул булган елда кешеләргә авыр була, дигән сынамыш йөри. Бу уңайдан да Рәис абыйның фикерен белештек.
– Мин миләш булган елны авыр була дип әйтмәс идем. Ул уңган елны арыш чәчәргә кирәк. Көзге культураларны чәчеп калдырасың икән, киләсе елда аның уңышы яхшы булачак. Бер вакытта да начарга юрарга ярамый. Үзебез начарга юрасак, шулай булуын көт тә тор инде. Электән үк күзәтәм: миләш уңганның икенче елында арыш шәп була. Узган ел булмады ул. Арыш та уңмады. Чәчкән кадәрле дә җыеп ала алмадылар, – ди Рәис Шәкүров.
Шуңа күрә ул халыкка көздән үк суган, кишер, чөгендер чәчәргә киңәш итә. Киләсе елга алар мул уңыш бирәчәк дип ышандыра. Ә эре хуҗалыкларга килгәндә, аларның көзге культуралар өчен күбрәк мәйдан бүлеп бирүчеләре отар, ди халык синоптигы.
Чыганак: Ватаным Татарстан