Яшәү минимумын 25 мең сумга кадәр арттырырга кирәк.
Мондый тәкъдимне Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Арефьев әйтте.
Аның сүзләренә караганда, бу бәяләргә һәм инфляция темпларына тискәре йогынты ясамый торган булыр иде. «Бу хәзерге яшәү минимумыннан бераз югарырак. Беркем дә фатир, машиналар сатып алырга ташланмас иде. Беркем дә ике тапкыр күбрәк ашый башламас иде», — дип аңлатты депутат.
Сәясәтче билгеләп үткәнчә, хәзер Россиядә яшәү минимумы бик түбән, бигрәк тә Ауропа илләре белән чагыштырганда.
Гамәлдәге механизм нигезендә, минималь хезмәт хакының 42 процентына, ә яшәү минимумы — алдагы ел өчен җан башына уртача керемнең 44,2 процентына тиң. 2021 елда минималь хезмәт хакы 12 792 сум тәшкил итә, 2022 елның 1 гыйнварыннан ул аена 13 617 сумга кадәр артырга тиеш.
Элегрәк депутатлар минималь хезмәт хакы күләмен 2022 елдан 20 мең сумга кадәр арттыру турында закон проектын керткән иде. Аны Дәүләт Думасының 19 сентябрьдә узачак сайлаулардан соң формалаштырылачак яңа составы карарга тиеш.
Чыганак: Лента.ру
Фото: https://pixabay.com/