Әтием ирем булды [булган хәл]

-- Лейла

Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр.

Балалыгыбыз белән без аны күреп тә бетермәгәнбездер. Әмма ничек кенә авыр булмасын, әти безне какмады, сукмады.

Кайдадыр кунып, кайтмыйча калган көннәрен дә хәтерләмим. Әти безгә бар нәрсәдә дә булдырырга тырышты. Мәктәп кирәк-ярагы дисеңме, абый белән икебезгә дә агачтан чана, чаңгы ясап бирде, өстәлдә һәрвакыт ризык мул булды. Ферма эше авыр булса да, әти хуҗалыкны, йорт янын, бакчаны ташламады. Яз җиткәч, бергәләшеп, бакча чистарттык, казыдык, әйбер утырттык. Хәзерге кебек, әллә нинди яшелчәләр булмаса да, кыш буена җитәрлек итеп кишер, суган, чөгендеребез була. Күп итеп, бәрәңге утырта идек. Боларның барысы да абый белән икебезнең өстә булды. Җәй буе сибү, чүп утау, корт чүпләү — эшнең күплегеннән, билчән, алабута йолкудан гарык булып, елаган чаклар да күп булды. Боларга тагын кош-корт карау да өстәлә. Кыскасы, уйнап-көлеп йөрергә вакытыбыз булмады. Анысы башка балаларныкы да шулай булгандыр инде. Әмма әниле йортта балалар барыбер бу кадәр эшләп үсмәде. Күңелне юксыну басканда, без гел яңа әни турында хыяллана идек. Аның белән ничектер рәхәтрәк, иркенрәк тормыш булыр кебек тоела иде. Ләкин еллар узды, безнең йорт бусагасын бер хатын-кыз да атлап кермәде. Кем белә, бәлки әтине димләп тә караган булганннардыр, без аларын белми калганбыздыр. Үсә төшкәч » әни» төшенчәсе үзеннән-үзе ничектер юкка чыккан кебек булды. Алай гына түгел, өчәү яшәп яткан дөньяга икенче бер хатынның үтеп керүен мин, бәлки, ошатмас та идем. Булса, үзебезнең әни, юк икән, безгә башка берәү дә кирәкми, дип уйладым.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, абый шәһәргә укырга китте. Студент чакта сирәк кенә булса да, кайткалады. Ул вакытта кая инде еш йөрүләр? Хәзерге кебек таксилар да, микроавтобуслар да юк чак бит. Акча ягы да чамалы. Югары курста укыганда ук заводка эшкә кергән иде, кулына диплом алгач, бүтән җиргә барып тормады. Әтинең авылга кайтмыйсыңмы соң дип икеләнеп кенә чакыруына каршы: «Миңа завод ошый. Тимер эшен яратам, беркая да китмим» , — дип җавап бирде. Завод абыйны башы-аягы белән үзенә суырып алды. Ул елга бер, үзенең ялында гына кайтты.

Ә мин беркая да китмәдем. Чөнки әтине кызгандым. Күз яшьләре белән:»Китмә. Синсез калсам, нишләрмен?» — дип елады ул. Авылда кая барасың? Эш төрлелеге юк. Хыялым укытучылык булса да, әти белән фермага йөри башладым, сыер саудым. Тормыш беркөе генә агылды да агылды. Кечкенәдән мунчаны гел әти белән керә идек. Зурайгач, сирәк булса да ул минем янга: «Аркаңны ышкыйм, кая, яхшылап чабындырыйм», — дип кергәләп чыкты. Баштарак оялсам да, әти мине, баштан сыйпап, гел тынычландырды. Ул:

— Син нәрсә, әтиеңнән ояласыңмы? — ди торган иде.

Кыскасы, әти җүнсез сүз сөйләмәс, дип мин дә оялмаска өйрәндем. Алай гына түгел, башта үзем кереп киткән булам да, эчтән генә: әти керсен иде, көчле куллары белән аркаларымнан усын иде, дип тели башладым. Теләкләрем бик еш кына кабул булды. Минем кебек кызлар кичләрен клубка чыга башладылар. Фермада да сүз — шул турыда. Кем чыккан, кем кунакка кайткан, кем кемне озаткан. Ә миңа әти клубка чыгарга беркайчан да рөхсәт бирмәде. «Синең өчен иң яхшы егет — мин. Башкалар алдар, еларсың. Ә мин сине беркайчан да үпкәләтмәм», — диде. «Сөйләшеп ятарбыз, син хәзер зур инде, миңа синең белән рәхәт,»- ди-ди, әти минем янга ята да башлады. Үзенең караватына да чакыра иде. Мине хатын иткән беренче ир дә ул булды. Минем өчен бөтенләй башка дөнья ачылды. Бер — бер артлы ике балабыз туды. Икесе дә акылга зәгыйфь булдылар. Бер үк каннан булгач, шулай була икән ул. Без бит анде авыл балалары, аны-моны белеп үскән кешеләрме. Авырлы чакта да, тапкач та, кеше безне сөйләп туя алмады. Ләкин кулдан берәүнең дә тотканы булмады. Аз идеме авылда малайлары белән ялгыз калган аналар, яки безнең кебек үк — аталы-кызлы яшәүчеләр? Әти дә, мин дә алдынгы терлекчеләр, эчеп-тузып йөрмибез. Сәвит заманында иң мөһиме шул иде бит. Шуңа күрә безнең тормышка тыгылучы булмады. Кеше безнең гайбәтне сата торды, үзебез чәпчемәдек. Ә шулай да арада: йөргән егете булгандыр, ник кыз баланы газапларга, диючеләр булды. Еллар шулай уза торды, безнең турыда сөйләүдән дә туктадылар.

Кызганыч, ике баламның берсе кыска гомерле булып чыкты. Авыл кырындагы күлгә батты. Анысына үзем гаепле булганмындыр инде. Казларны алып кайт әле, кояш бата, су буенда төлкеләр күп, бумасын тагын, дип җибәргән идем. Беренче тапкыр гына куып кайтуы да түгел иде, югыйсә, акылга тулы булмаса да, моның ише эшне генә белә иде. Чыкмый калган берничә казны куарга дип кергән дә, баткан, балакаем. 60 яшенә җитеп, әти дә үлеп китте. Гомер буе ир белән хатын булып яшәсәк тә, мин аңа исем белән дәшмәдем. Кычкырышып, талашканны хәтерләмим, бар эшне бергәләп эшләдек. Мунча салдык, өйне яңарттык. Бүрәнәнең бер башында ул булса, икенчесенә мин килеп ябыша идем. Хәзер кызым белән икәү генә калдык.

Кеше — шул ук табигать баласы. Хайваннар арасында да үгез бозавының сыерга сикерүе — гадәти хәл. Без аны-моны уйламыйча яшәдек инде. Томана булдык. Хәзер бөтен кеше китап укый, телевизор карый, дин белән кызыксына. Бер карасаң, безнең өстә — зур гөнаһтыр. Күпләр мине азгынлыкта гаепләр, әмма тормышың шулай булып чыккач, нишлисең? Берәүне дә нахакка рәнҗеткәнебез булмады, малны эшләп таптык. Әти мине олыгайгач та бала итеп назлады, хатын итеп яратты. Йөрәкне авырттырган бер әйбер: ул да булса — кызым. Аннан алдарак үлеп китсәм, ни булыр? Акылы юк бит, үзе генә яши алмаячак.

Базар көн

Бәйле