Чаллының 41нче комплекс тирәсендә һәрвакыт күпләп әбиләр-апалар җыела. Монда алар кулланучыларга үз продукцияләрен тәкъдим итәләр. Бакча җимешләре нинди бәядә – шул хакта белештек.
Күп кеше сырганак сата. Аның майонез савытын 150 сумга тәкъдим итеп торалар иде. Суган – 60, сарымсакның исә бер данәсен 40 сумга сатып утыралар.
Яшелчә, җиләк-җимешкә бәяләр турында күптән түгел видео керткән идек. Подписчикларыбыз кабак турында кызыксынып яздылар. Аның бүгенге бәясе – 300 сум.
– Кабак искиткеч тәмле, баллы, бик каты өлгергән, – дип мактап та алды сатучы.
Уртача зурлыктагы кабак 100-150 сум булса, кечерәкләре 60-70тән йөри, дип тә өстәде.
–
–