Гөлназ Сәфәрова: «Әбием – минем продюсерым»

Гомер көзен һәркем үзенчә үткәрә. Берәүләр дөнья мәшәкатьләренә чума, балаларына ярдәм итәм дип эшләп йөри. Икенчеләр онык караша, өченчеләр үз көенә яши. Барысын да бер нәрсә берләштерә – тормыш тәҗрибәсе. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шундый тәҗрибәле, әле дә тормыш активлыгын югалтмаган өлкәннәребез белән аралаштык.

Туры сүзле, чисталыкны яратучы, һәр нәрсәгә үз фикере булган Гөлсинә Хөсәенова Арча районының Кышкар авылында яши. Күпләр аны Гөлназ Сәфәрова әбисе буларак та белә. Гөлсинә апа үзенә ничә яшь булуын кешегә әйтми икән. Җавабы бер: хатын-кызның яшен сорамыйлар.

– Безнең әби бик акыллы ул. Гомере буе авылда мал табибы булып эшләде, – дип сөйли оныгы Гөлназ. – Чаллыда туып үскән кыз булса да, бабаемны очраткач, Арчага күченеп кайта. Өч бала үстерәләр. Әнием Резедә, Римма апам һәм абыем Илһам туа. Хәзерге көндә әбиемне Илһам абый белән киленебез тәрбияли. Алар – әбигә иптәш. Бергә яшәмәсәләр дә, гел хәлен белеп, кайгыртып торалар.

Гөлназ үзе дә әбисенә кунакка еш кайта. Аның янында бик рәхәт,  ди.

–  Тәрбия – хатын-кыз кулында. Әбием, әнием мисалында мин моның шулай икәнен аңладым. Әти кеше баш булса да, гаиләдә күп әйбер әнидән тора. Әби үз балаларына дөрес юл күрсәткән. Аңа сокланмый мөмкин түгел. Бөтен эшне җиренә җиткереп эшли. Әле дә һәркөн, иртә торып, идәннәрне юып ала. Әбигә булышам, җыештырам дип кайтсаң да, эш калмаган була. Эш белән  хәрәкәттә булырга тырыша, –  ди Гөлназ.

Оныклар яратып аны «Гөлсинә Зәкиевна» дип йөртәләр икән.  Гөлназ әбисенең олыгайгач та,  күңеле яшь калуга соклана.

– Аның һәр сүзендә мәгънә ята. Ул – конкрет кеше. Нинди генә кыен хәл булса да, бөтен серемне аңа сөйлим. Әби дөрес юл күрсәтә. Гаилә тормышына кагылышлы төпле киңәшләрен дә әйтеп тора. Элек мин төрле шәһәрләргә еш йөри идем. Хәзер әби кушмый. «Гаилә учагын сакла. Казанда эшлә, ерак юлга чыкма. Бәйрәмнәрне атнага бер алып барсаң да ярый», – дип тора.  Газеталар укый, телевизор карый, – ди Гөлназ.

Гөлсинә апаның хәтере дә яхшы икән.  «Әбиемне продюсерым дисәм дә була», – дип шаярта Гөлназ.

– Әле беркөнне эшлисе эшемне онытканмын. Шуны белгәч, эшләреңне миңа язып калдыр, исеңә төшереп торырмын, ди. Аның зарланганын бер дә ишеткәнем юк. Ул гомере буе эшләгән. Әби белән мине күренмәс җепләр бәйли, – ди ул. – Беренче онык булгангамы, ул миңа бик якын. Олыгайган көнендә дә картаерга ашыкмавы, заман белән бергә атлавы ошый миңа. Ни дисәң дә, бар да үзебездән тора икән. Әбине мисал итеп алам да тагын бер сокланам. Бабайсыз калуына да 32 ел инде. Әмма ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде. Балаларына терәк булып, аларны яратып яши. Аларны дөрес тәрбияләгәнгә, бәхетле картлык кичерә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/09/64616/

Бәйле