Винарис Илъегет: «Хәмдүнә апа мине дөресен сөйләргә өйрәтә иде» [видео]

-- Лейла

18 сентябрьдә «Уникс» концертлар залында Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу кичәсе узды. Әлеге күркәм чарада бик күп танылган татар-башкорт җырчылары катнашты. Шулар арасында татар эстрадасында аерылып торучы җырчыларның берсе Винарис Илъегет тә булды.

Хәмдүнә апа белән ничек таныштыгыз?

— Хәмдүнә апа белән мин беренче мәртәбә Пермь шәһәрендә таныштым. Мин конкурста катнашкан идем, ә Хәмдүнә апа жюри әгъзасы булды. Ул миңа әйтте: «Винарис, әйдә җыен, Казанга киттек». Бер-ике айдан соң мин Казанга килеп урнаштым.

— Әгәр дә, Фәрит Хатыйпов сезне тәкъдим итмәгән булса, сезнеңчә, сез Хәмдүнә апа белән танышыр идегезме?

— Миңа калса, танышыр идек, чөнки мин Хәмдүнә апаның җырларын тыңлап үстем, иҗатын ярата идем. Шуңа күрә мин барыбер юл табар идем.

— Сезнең «Хәмдүнә апа ул — минем икенче әни» дигәнегез бар. Әни кеше киңәш бирмичә калмас. Хәмдүнә апаның сезгә киңәш биргәне бар идеме?

— Бик күп киңәшләр бирде. Мәсәлән, үзеңне сәхнәдә ничек тотарга, дөрес халыкчан ничек җырларга. Тормышта да дипломатик булырга кирәк дип әйтә иде. Кеше белән ничек сөйләшү, аралашү, эшләү турында Хәмдүнә апа өйрәтте.

— Хәмдүнә апа белән әниегез якын аралаша идеме?

— Әйе, алар дуслар иде. Минем әни Хәмдүнә ападан ун яшькә зуррак булса да, Хәмдүнә апа аңа гел Махрушечка дип эндәшә иде. Алар бик якын дуслар булдылар, көн саен шалтыратышалар иде. Әни үлгәч Хәмдүнә апа өчен зур кайгы булды. Өч айдан соң Хәмдүнә апа үзе китеп барды.

Хәмдүнә апаның нинди сыйфатларын әйтеп үтәаласыз?

— Ул миңа әни дә, апа да, дус та булды. Бик мәрхәмәтле иде ул. Күп кенә кеше Хәмдүнә апаны усал дия иде. Юк, Хәмдүнә апа усал булмады. Миңа карата беркайчан да усал булмады. Без аның белән егерме ел аралаштык. Туры бәреп әйтә торган кеше иде. Мине дә дөресен сөйләргә өйрәтә иде.

Хәмдүнә апаның кайсы җырларын яратып башкарасыз?

— Хәмдүнә апаның бөтен җырларын яратам. Аеруча, «Җомга» җыры миңа бик ошый. Иң яраткан җырым — «Танго», хәтта бу җырны мин репертуарыма алдым. Танго — сагышлы бию, танго — яшәрен сөю (җырлый).

— Сез үзегезнең һәр эш-гамәлегезне гадел дия аласызмы?

— Юк, бу тормыш. Русча әйткәндә, в жизни все честно не бывает. Ләкин мин тырышам. Үкенечле эшләр дә кылганым булды. Бу бит тормыш, ә тормышта нәрсәләр генә булмый. На ошибках учатся, диләр.

Билгеле, сез катнаш гаиләдә тугансыз. Әтиегез — яһүд, әниегез татар булган. Татарда «җан тартмаса да, кан тарта» дигән әйтем бар. Сез әлеге әйтемнең асылын ничек аңлыйсыз?

— Беләсезме, әти ягыннан әби белән бабай сугыш вакытында үлгәннәр, шуңа күрә мин аларны белмим. Минем әти дә алар белән үсмәгән. Әти әнием белән танышкач, күбрәк татарлар белән аралаша башлаган, ислам динен кабул иткән. Ул үзен татар дип саный иде. Исеме һәм фамилиясе яһүди, ә дине буенча мөслим. Мин үзем православ динен алдым, чөнки миңа ул якынрак. Ләкин мин үземне татар дип саныйм.

Бәйле