Миләш күп булган елны кыш та карлы, салкын килә дигән сынамыш дөреслеккә туры киләме? Илнең баш синоптигы шул сорауга җавап бирде.
Быел күп җирдә миләш ишелеп уңды. Миләш күп булса — кыш та салкын килә дигән әйтем бар халыкта. Бу чыннан да шулаймы соң? РФ Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд әлеге сорауга болай дип җавап биргән.
«Биологлар белән бергә, соңгы 100-110 ел дәвамында без миләш уңган еллар буенча мәгълүмат тупладык. Ул елларны салкын булганмы? Юк булып чыкты. Җылы кышлар да булгалаган… Сынамышларга ышану нигезсез. Без моны инде тикшердек”, — ди Вильфанд. Салкын кыштан соң эссе җәй килә дигән халык ышануы да расланмаган икән.
Синоптикларның быелгы кышка фаразларына килгәндә, һава температурасы нормадан югары булмаячак. (Татарстанда ноябрьдә бу -3,7 градус, декабрьдә -9,6 градус, гыйнварда -13,6 градус, февральдә -12,3 градус норма дип исәпләнә).
“Бу әле фаразлар гына. Без аларны кыш якынлашкач коррекцияләячәкбез әле”, — ди Россиянең баш синоптигы.
Илнең төньяк регионнарында температура югарырак булачак, имеш. Чит ил метеорологлары бөтенләй дә Россиядә җылы кыш көтелә дип белдергән.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/milsh-kp-bulsa-kysh-salkyn-bula-sinoptiklar-nrs-di Фото: https://pixabay.com/ru