«Минем бала синекеннән яхшырак…»

Балалар бакчасында ике хатын-кыз сугышкан.

Бу хакта анда эшләүче тәрбияче «Вконтакте» социаль челтәренең «Подслушано Уфа» төркемендә язып калдырган.

«Инде өч ел дәвамында балалар бакчасында эшлим. Ике көн элек олы яшьтәге ике хатын-кызның балаларының уңышлары өчен сугышканын күрдем. Балалар үзара дус булса да, әниләре бер-берсен күптән күрә алмый иде. Монысында балаларын киендергәндә урын бүлешә алмаган өчен сугышып киттеләр.

Үзебез генә аера да алмадык, полиция хезмәткәрләрен чакыртырга туры килде.

Әмма бу хәл-вакыйгада балалары жәл. Алар әниләре өчен үзара сөйләшмәскә тиеш. Ә бу вакыйганы кичергәннән соң, алар зур психик тайпылыш алырга мөмкин бит. Кая бара икән бу дөнья…» — дип язып калдырган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-11-09/minem-bala-sinekenn-n-yahshyrak-2576779

Бәйле