Дистәләгән мөгезле эре терлек асрап сатучы эшкуар — Илнар Газизҗанов мал тотуның никадәр файдасыз икәнен санап күрсәтә.
2 миллион алыр өчен 1,5 ел кирәк, ә печән сатып алсаң, бөтенләй бернинди дә файда калмый ди ул.
— Ит 350 сумнан кыйммәт диләр, кемнәрнең ашатып караганы бар, алар аңлый.
Мал — печән белән генә тормый бит, фуражы да кирәк.
Итне ашаганда бик җиңел тоелса, итне асрап ашап карагыз, — ди Илнар.