Татарстан юлында тагын бер кеше һәлак булган…

Татарстанда М7 трассасында фура белән җиңел машина бәрелешкән.

Татарстанның Минзәлә районындагы юл һәлакәтендә бер кеше һәлак булган.

Җиңел машинада утырган тагын бер пассажир зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 4 декабрьдә, 21 сәгать тирәсендә килеп чыккан.

Степановка авылы янындагы М7 трассасында Daewoo автомобиле авыр йөк белән бәрелешкән. Һзлакәттән соң фура кюветка очып төшкән, ә икенче машинаның алгы өлеше тимер өенә әйләнгән, яна башланган. Авария шаһитлары аны сүндерергә ярдәм иткән.
Җиңел машина йөртүчесе һәлак булган, аның пассажиры хастаханәдә. Тикшерү бара.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tagyn-yul-lakte-tagyn-keshe-leme

Бәйле