Чаллыда фаҗигале рәвештә өч яшьлек бала һәлак булды

-- Лейла

Әлеге эш буенча тикшерүчеләр һәм прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү алып барыла.

4 декабрь көнне Чаллы йортларының бер фатирында өч яшьлек бала һәлак була – аны электр тогы сугып үтерә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, сабый бүлмәдә берүзе генә булган һәм аерылып идәндә яткан тройникның җитешсез чыбыгына тотынган. Әлеге фаҗигале хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 109 маддәсе буенча “Саксызлык аркасында үлемгә китерү” буенча җинаять эше кузгатылган инде. Тикшерү алып барыла.

Бәйле