Хатын-кызны Интернет челтәрендә танышкан ир-егет талап чыгып киткән.
Бу гаҗәп хәл Уфада булган. Ялгыз яшәгән хатын-кыз ир-егет белән танышыр өчен Интернетта «Танышулар» сайтында теркәлгән. Берничә көннән соң бер ир белән танышкан. Алар берничә тапкыр күрешкән, рестораннарга йөргән. Хатын сүзләренә караганда, ир-егет күптән түгел эшен югалткан, шуңа күрә бөтен нәрсә өчен ул үзе түләгән.
Арытаба хатын ирне үзенә яшәргә чакырган. Беренче мәхәббәт төненнән соң уянуга, хатын фатирында ирне, акчаларын һәм алтын байлыкларын тапмаган. Алданганын аңлагач, шул ук көнне ул бу хәл турында полициягә хәбәр иткән.
Әлеге вакытта хокук сакчылары ирне эзли.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-12-11/ber-m-h-bb-t-t-ne-chen-million-sum-t-l-g-n-2615473