“Без тегеннән өстән шалтыратабыз! Сак кыланыгыз” диделәр! Балам бар! Куркыныч бит бу!”[видео]

-- Лейла

Шушы көннәрдә сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре белән бергә түгәрәк өстәл уза. Анда Казанның куар-кодсыз эшләргә тырышкан “Мадам ПАВЛОВА” кафесы хуҗасы ярдәмчесе Илсөя Гыйззәтуллина проблемаларын ничек бар шулай сөйләп кайта.

– Бездән башка гына суд үтте. Бөтен документлар минем коллегам исемендә, шунлыктан аны хокук бозу очрагы дип, ике маддә буенча судка биргәннәр. Без кафега халыкны куар-кодсыз керткән өчен дип аңладык. Безгә ике штраф түлисе бар, ә ул 80 мең. Бу безне туктатмады, билгеле. Без барыбыр кафега кешеләрне керттек. Беркөнне безгә бина хуҗасы шалтыратты. Безнең кафе шул бинада арендада. Бина хуҗасы безгә хокук бозабыз икән, кешеләрне куар-кодларын күрсәтмичә генә кертәбез икән, бу турыда массакүләм-мәгълүмат чаралары аша белгәнлеген сөйләде. Иң кызыгы: бинадан безгә 2 көн эчендә җыенып чыгып китәргә дигән таләп куелды. Кая барыйк без? Бу бит безнең бизнес!

Без бөтен нәрсәне видеога төшереп, Инстаграмга куеп бардык. Безнең кафега төрле структура вәкилләре 5 минут саен килеп кенә торды. Видеолардан аларның компетент булмаулары ачыктан-ачык күренеп тора. Безгә судка повестка да килмәде бит! Минем коллеганы өе каршында саклап торып каршы алганнар да, шуннан гына протокол төзергә алып киткәнәр. Аның исеменә шул көнне 3 протокол төзегәннәр. Ә чынлыкта исә бер кешегә бер генә пртокол төзелергә тиеш бит! Шунда ук суд көнен дә билгеләп куйганар. Шуны да әйтәсе килә: шул ук структура вәкилләренең вакытлары җитмәү сәбәпле, судны берничә тапкыр күчерделәр. Ниһаять, шимбә көнне сәгать кичке 7дә суд булган.

Безнең бик каты эшлисе килә. Әмма без хәзер бина хуҗасы белән дә уртак фикергә килә алмыйбыз. Бөтен кеше белән судлашып йөрергәме? Шулай гына эшлисе кала инде. Әмма шунысы мөһим: Казанның бер генә дә эшмәкәре дә, рестораннар ассоциациясе дә безне яклап бер генә сүз әйтмәде. Ә киресенчә, безне бетереп атып Инстаграмда пост урнаштырды. Шунысы да бар: бу хәл башланганчы безнең кафе инстаграмында 5 меңләп кеше иде, хәзер исә бу сан 32 меңне тәшкил итә. Халык бит нәрсә булганын аңлый, нәрсә эшләгәнебезне күрә! Ә бизнес моны берничек тә кабул итә алмый!

Безгә кемнәр генә килмәде дә, кемнәр генә шалтыратмады. Өстә утыручы түрәләр кешеләре дә шалтыратып, безне куркытмакчы булды. Имештер, безгә бик сак булырга. Ялгыш кына безнең кафеда ярамаган әйбер тапмасыннар тагын! Моның нәрсә икәнен аңлыйсызмы сез? Мин – ана кеше, минем коллегамда шулай ук бала бар! Безнең күп акчаларга ия булган инвесторларыбыз юк! Без гади кызлар! Без ниндидер текә кафелар челтәрләре дә түгел бит. Бу бик куркыныч! Монда ниндидер тәртипсезлек, кеше хокукларын бозу бара түгелме?!

Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар турында да сөйләп үтәсем килә. Йөкле хатыннар бик еш бәдрәфкә йөри, бу бер кеше өчен дә сер түгел. Алар беркайда да керә алмый бит! Мондый хатыннарга сәүдә үзәкләренә дә, кафеларга да – юл ябык. Өклелек чорының 22 атнасы тулу  белән, Роспотребнадзор карары буенча, йөклеләргә вакцина ясыйлар! Уйлап кына карагыз: парацетамол эчәргә ярамый, ә вакцина кадатырга ярый, имеш! Бу нормаль күренеш санала. Ә бала имезүче хатыннарның хәле бөтенләй мөшкел. Аларга медицина чикләве бирелми бит. Алар нишләргә тиеш?! Хәзерге вакытта мондый хатыннар салкында өшеп-туңып йөрергә тиеш! Алар бәдрәфкә дә керә алмыйлар дигән сүз бит ул! Алга таба ни булыр?!

– Сезгә ничек ярдәм итеп була соң? – дип кызыксыналар конференциядә катнашучылар.

– Безгә Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә булышабыз диләр. Алар юридик ярдәм күрсәтергә әзерләр. Соң шуны аңларга кирәк: монда бит хәл хокук ягыннан каралмый, монда бит өстән кушылган, ниндидер кешене бетерү кебек көчләр кулланыла. Без куар-кодлар баштан ук тикшермәдек. Конституцияне башыннан азагына кадәр 2 тапкыр укып чыктык. Безнең законнарның үтәлешен тикшерәсе килде. Хәзер моның ничек икәнен бик яхшы аңлыйбыз инде! – дип ачынып сөйли Илсөя ханым.      

Бәйле