Танылган журналист, язучы вафат…

Журналист, язучы Зимфира Гыйльметдинова вафат. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең инстаграмдагы аккаунтында хәбәр ителә.

Зимфира Гыйльметдинова коронавирус белән авырган, савыкканнан соң озак та үтми тромб сәбәпле кисәк вафат булган. Күптән түгел ул Казан мэриясендә эшли башлаган иде. Зимфира Гыйльметдинова озак еллар «Сәхнә» журналында эшләде, соңрак филармониянең матбугат хезмәтен җитәкләде.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/zhurnalist-yazuchy-zimfira-gyylmetdinova-vafat

Бәйле