Татарстанда ковид йоктыручылар саны кими башлаганмы?

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда коронавирус белән авыручыларның саны кимүе турында хәбәр итте.

“Соңгы 3 атна эчендә авыручылар саны 5, 8 һәм 18 процентка кимеде”, — диде ул журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында. 

Аның әйтүенчә, Татарстанда “Омикрон” штаммын йоктыручылар ачыкланмаган. “Чит илләрдән кайтучыларны катгый рәвештә ковидка тикшерәбез. Әгәр “Омикрон” штаммы теркәлгән 10 илдән кайтучылар булса, алар 14 көнлек карантинда утырырга тиеш. Бездә андыйлар юк”, — диде Марина Патяшина.

Аның каравы ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арткан. “Грипп белән авыруның 153 очрагы теркәлде. Моннан тыш, бер атна эчендә 25634 кеше суык тидергән. Суык тигән кешеләргә дә ковидка тест узарга киңәш итәм. Сакланырга кирәк”, — диде М.Патяшина.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tatarstanda-kovid-yoktyruchylar-sany-kimi-bashlagan

Бәйле