Казанда «Татар җыры» фестивале зур масштабта үтте.
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров иң беренчеләрдән булып чыгыш ясады һәм Алтын барс иясе булды.
— Без әле көтеп утырабыз. Филүс чыгыш ясады инде. Кичерешләр ничек? — дип сорау бирә җырчы, шоумен Данир Сабиров.
— Каушатты инде. Әле беренче рәттә Президент та утыра бит. 3 меңлек залда чыгыш ясау, үзе бер олы тәҗрибә, — дип җавап кайтара Филүс Каһиров.