Чаллы егете Рәмзил Арслановка 29 яшь. Ике ел элек кинәт авырта башлый ул. Шуның нәтиҗәсендә аяклары йөрмәс хәлгә керә. Рәмзилгә катлаулы операция кирәк була.
Хастаханәдә егет махсус методика белән дәвалаучы кеше белән таныша. Шуңа дәваланырга йөри башлый. Бергәләп ясаган күнегүләрне махсус дәфтәргә теркәп бара ул. Нәтиҗәдә, Рәмзил аягына баса, атлый, йөгерә башлый.
Үзе дәваланган методиканы ныклап өйрәнгәннән соң Рәмзилдә кешеләрне авыртудан коткару нияте туа.
— Алга таба планнарың нинди? — дигән сорауга:
— Үзем кебек авыруларга булышасым килә! Минем кебек интекмәсеннәр иде! — ди ул яшь аралаш.