Инстаграмда “Дневник Татарина» дип исемләнгән көндәлек алып баручы Чаллы блогеры Рәмис Казанда бик кызыклы хәлгә тап булган.
— Шәһәргә бардым. Бәдрәфләр анда кафе тирәләрендә генә бит! Килдем дә әйттем, «Бәдрәфкә хочу» дидем. «Клиентлар гына керә ала, анда пароль» ди бу миңа. Аннары иң арзан каһвә алырга дип заказ бирдем дә, киттем бәдрәфкә! Тәмле дә булсын дип кисәттем! Аннары каһвә өчен акча түләргә киттем, 235 сум ди! Ычкындыгыз мәллә! Бу бәягә бит мин ике пачка каһвә ала алам. Нәтиҗәдә пакетка салып булса да, каһвә стаканчигын үзем белән алып кайттым! Эчемлеге дә тәмле түгел иде, носки тәме белән, — дип сөйли блогер.