Элвин Грей — ике тирәсе. Алты ноль өстәргә. Башкаларга күпме?

Яңа ел алдыннан җырчыларның «урак чоры» җитә. Аларны төрле корпоративларга, гаилә бәйрәмнәренә чакыралар. Билгеле инде, бушка түгел. Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургилиев кына: «Бушка да җырлап чыга алам», — ди. Акча бирсәләр, 500 меңне ала икән үзе.

Ә Элвин Грей төркеме белән чыгыш ясавы хакы 1,5 миллион сумнан башлана. Моңа райдер хаклары да кушылгач, ике миллионга якынлаша микән?

Салават Фәтхетдиновның корпоративлардагы чыгышы 350 мең сум торачак. Ә коллектив белән килсә, шул бәягә тагын 80 мең һәм райдер өстәлә.

Айдар Галимовның уртача гонорар бәясе 200-300 мең сум. Ришат Төхвәтуллинныкы — 350 мең.

Фирдүс Тямаевның төркеме белән чыгышы 150 мең сумнан башлана икән. Шунысы бар, ул бәйрәмнәргә беркайчан да ялгызы йөрми, ә 17 кешедән торган коллективка гонорар түли.

Соңгы арада аеруча билгеле булып киткән Руслан Кираметдинов 40 мең сумга да чыгыш ясый. Ә Зәйнәп белән Зөфәр, Илсөя чыгыш ясаган өчен алган хакларны турыдан-туры заказчыга гына хәбәр итә икән.

Кеше акчасын санау бик матур түгел инде, билгеле. Әмма үзеңнеке белән чагыштырып карарга буладыр…

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-12-23/yrchylar-ni-hak-tora-2631401

Бәйле