Гөлназ Асаева Инстаграм сәхифәсендә үзәк өзгеч пост язган.
«Соңгы вакытта балачагым турында еш уйлыйм. Нигә алайдыр, белмим. Авылга кунакка кайткан саен мине хатирәләр чолгап ала — картәтәй кулларында күтәреп йөрткән кечкенә Гөлназга әвереләм.
Картәтәй дәваханәдә ятканда соңгы көнгә кадәр барысы да яхшы булачагына өметләндем. Динәне ашаткан вакытта Аллаһы Тәгаләдән аның терелеп чыгуын сорап догалар укый идем. Ләкин Аллаһы Тәгалә аны үзе янына алды.
Нәнәйгә ничек авыр икәнен күз алдына китерәм. Тагын ике елдан аларның бергә яшәүләренә 50 ел тулган булыр иде. Шул уңайдан авылда концерт оештырырга хыялланган идем. Картәтәй бик матур җырлый, баянда уйный иде. Алар нәнәй белән гомер буе артист булырга теләделәр. Бу хыялым чынга ашмый калды. Шуңа күрә якыннарыгызның кадерен белегез, исән чакта алар өчен кулыгыздан килгәнне эшләгез», — дип язган ул инстаграмда.
Инстаграм дуслары Гөлназ Асаевага, картәтисе вафат булса да, әлеге ниятен башкарып чыгарга киңәш иткән. «Гөлназ, нәзер булып калмасын, тиз арада үтә. Шундый уйларың булгач, бик яхшы. Олыларны хөрмәтлисең, үзеңә ун өлеш булып кайтсын, бәхетле бул», — дип язганнар.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-02-01/hyyalym-tormyshka-ashmady-2675425