Гүзәлемнең ачуын чыгарганнар

-- Лейла

Җырчы Гүзәлем Инстаграм битендә олы йортларын җыештырып йөрүен видеога төшереп куйды. Ике катлы йортны җыештырып бетерергә бик күп вакыт кирәклеген дә әйтте.

Шунда Гүзәлемнең язылучылары бер нәрсәгә игътибар иткәннәр. Баксаң, Салават Миңнеханов белән Гүзәлем гаиләсе Яңа ел чыршысын һаман алып куймаганнар.

– Кешеләр! Сезгә барыбер түгелме?! Чыршы торамы бездә, юкмы? Ярар алайса! Чыршыны әле алмадык. Тора ул! Мин чыршыны алып куясым да килми. Миңа бик ошый ул! Тынычландыгызмы инде?! – дип язган Гүзәлем.

Бәйле