Ирем кыйнагач, авыру бала таптым…

Яшьлектәге хаталарны төзәтеп булса, күпләребез моны кичекмәстән эшләр иде. Иманым камил, күбебез “Эх, теге чакта менә болай эшләгән булсам, тормышым башкачарак булыр иде”, дип яши. Мин яшьлегемә кире кайтсам, хәзерге иремә борылып та карамас идем. Беренче тапкыр озата кайтканда ук себерке белән куып җибәрер идем. Әмма язмышым шундый булгандыр: яшьлегемдә аны кумадым. Башка кызлар күптән егетләр белән очраша иде, ә минем 19га җитеп берәү белән дә үбешеп караганым юк иде. Иреннәребез кушылды, соңрак тәннәребез дә…

Балага узганымны белгәч, егетем өйләнергә теләмәде. “Мин әле яшь, укыйсым бар, нинди бала?” – дип янымнан чабып китте. Шул төнне мин үземә кул салырга уйладым. Әти-әни, туганнар алдында да оят иде, ирсез бала табыйммыни?!
Авыл читендәге зур күпергә килдем дә, аска сикерергә торам шулай. Бөтен гомеремне күз алдыннан үткәрдем. Бала чагым, мәктәптә укыган вакытым бигрәк кадерле икән. Әти-әни назын татып үстем, алар мине иркәләп кенә үстерде. Шушы мизгелдә мин аларга нинди хәсрәт китерәсемне уйлап, акылсыз эшемнән тукталып калдым. Аларга кызларының үлеме кайгысын кичергәнче, минем ирсез бала табуым белән килешү җиңелрәк булыр иде бит. Тукталдым, Ходай сабырлык бирде.

Елый-елый өйгә кайтып бара идем, артымнан берәү килеп тотты. Карасам, егетем икән. “Ялгышканмын, болай булмый, өйләнешәбез”, – ди. Ә минем башка чарам юк иде, бер атнадан никах укытып, килен булып төштем.

Сынауның иң зурысы мине көтеп торган икән. Өйләнешкәч ирем “бала минеке микән соң” дип шикләнә башлады. Имеш, мин аннан тыш башкалар белән дә чуалырга мөмкин идем бит. Янәсе, мин аңа кеше баласын көчләп такканмын. Көмәнем сигез айлык чакта исерек килеш урам уртасында тотып кыйнады. “Сөйрәлчек, бөтен тормышымны җимердең, укый алмадым, кеше булмадым. Синең аркада авылда калдым, инде кеше баласына ата булыйммы”, – дип эчемә типте. Ярый күрше абыйсы йөгереп чыгып, аралап алды.

Эч авыртуыннан күз алларым караңгыланды. Тиз арада хастаханәгә алып киттеләр. Бала туганчы шунда яттым. Ирем хәл белергә дә килмәде. Бала тугач, кайгым тагын да артты: бала зәгыйфь иде. Теге кабахәт кыйнаган аркасында бәләкәчемә зыян килгән, аны гомерлек инвалид булачак диделәр.

Нинди генә булса да, баламны Ходай бүләге дип кабул иттем. Бала табу йортыннан мине каенанам белән каенатам килеп алды. Алар бик мәрхәмәтле кешеләр иде, урыннары оҗмахта булсын. Өйгә кайтып төшкәч, ирем ишегалдыннан кереп тә тормады. Кичен генә кереп, сабыйга күз төшерде. Ә баланың бит очында нәкъ иремнеке кебек миңе бар иде. Шуны күрде дә, баланың үзенеке булуына шиге калмады һәм ул үзенең нинди тинтәклек эшләвен аңлады.

Еллар узды, ирем белән этле-мәчеле яши бирдек. Балабыз тәпи йөрмәде, ятып кына торды. Тагын бер бала алып кайттым. Анысы сау-сәламәт туды, Аллага шөкер. Тик иремә булган нәфрәт гомер буе күңелдән китмәде. Аны күралмаган минутларым күп булды. Балалар хакына әле дә түзеп яшим.

Бу хатымны башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым. Хатыннарыннан көнләшеп, ызгышып йөрүче ирләр шактый, хәтта аталыкларын анализлар ярдәмендә тикшерүчеләр дә бар. Шул рәвешле баланың да, аны дөньяга китергән анасының да йөрәген яралыйлар. Чит кеше баласын алып үстерүчеләр дә бар бит, ник аларга карап шөкер итмиләр. Минем язмышымны башка берәүгә дә кабатларга язмасын. Бәхеттә, сөелеп, сау-сәламәт балалар үстереп яшәргә язсын барчагызда да. Авыру бала үстерүнең ни икәнен инвалид бала аналары гына аңлар.

Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/irem-kyynagach-avyru-bala-taptym/

Бәйле