Шатлык яшьләре генә булсын иде дә соң…
Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Русиянең атказанган спорт мастеры исеменә лаек булды.
Әлеге мәгълүмат илнең Спорт министрлыгы рәсми сайтында бастырылган.
Камилә Пекинда команда турнирында Олимпиада чемпионы булды, шулай ук Европа чемпионатында җиңде.
Шулай ук, дәрәҗәле исемнәр фигуралы шуучы Марк Кондратюкка, биатлончылар Эдуард Латыйпов, Ульяна Нигъмәтуллина һәм Кристина Резцовага, чаңгыда трамплиннан сикерүчеләр Данил Садриев, Евгений Климов, Ирма Махина һәм Ирина Аввакумовага, фристайлчы Анастасия Смирновага да бирелде.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-03-04/kamil-tagyn-nig-elyy-2714303